Предыдущая публикация
Әйтмә, рәнҗетеп мине,
Күңел әрнетерлек сүз.
Йөрәк уенчык түгел,
Эчеңдә саклансын, түз.
Йөрәк аша үткәрәлмим,
Үртәләмен сүзеңә.
Мин аны күтәрәлмим,
Үпкәлимен үзеңә.
Ачы сүз йөрәкне уя,
Ачы сүз сөюне җуя.
Ачы сүздән кем дә туя,
Ачы сүз тереләй суя.
Ачы сүзләрне җыеп,
Йөрәгеңә таш аттым.
Күңелемне бушаттым,
Гомерлеккә югалттым.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.
27.10.14.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев