Көндезләрен әле ярый. Эше-мәшәкате белән Фәүзиянең ямансылаулары басылып торгандай була. Тик шулай да сәер бер уй аны эзәрлекләүдән туктамый: үзе сату иткән икмәк кибетенә кереп-чыгып торган кешеләр арасында кисәк кенә Рәүф тә килеп керер төсле тоела.
Көн саен, сәгать саен. Килеп керер дә елмаеп җибәрер, мәзәкләнә башлар кебек тоела. Рәүф шулай иде: ишек яныннан ук кыяфәтенә җитди төс чыгарып, калын кашларын җимереп, прилавка янына килер иде. Кесәсеннән акча алып, аны саный башлаган булыр иде. Аннары сабый балалар төсле тыела алмыйча көлеп җибәрер иде дә, әгәр кибеттә кеше-кара юк вакыт булса, шүрлекләр артына алып кереп, үбә башлар иде...
Дәвамы: https://yashel-uzan.ru/news/iat/songy-gafu-xikaia
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев