Артта калган яшьлек
Гомер узган саен йокы кача икән. Маңгаена сырлар йөгергән Зифа карчык та шул чир белә яфалана. Теләсә нинди уйлар миенә кереп ояламасын өчен, интернетта казына. Шуннан гына яңа газета- журналларның сайтлары белән таныша, китапханадән яңа китаплар укый, хәрефләргә текәлеп утырып, күзләре бик талып китсә, видеолар карый, матур көйләр , радиодан яңалыклар тыңлый, илһамы килеп килеп, хисләре эченә сыймый түгелә башласа, берәр нәрсә язып ташлый. Ник язмаска, дуслары - укучылары күп. Язмасын көтеп алалар.Ул интернет булмаганда да язгалый иде, төрле газеталарда язмалары еш басылды. Хәзер инде бу эшкә ныклап тотынды. Иртә белән, ихатадагы эшләрне башларга караңгырак булганга, беренче эше итеп, үзенә килгән хәбәрләрне барлый. Бүген дә нәкъ шулай булды.
Аңа тып итеп хат килеп төште. Хатны укыганчы, кемнән икәнен белү белән, теләмәсә дә, уйлары кайчандыр булган хәлләргә йөгерде. Ул яшәгән Ахун авылында кибеткә беркетелгән почта ящигы гына бар иде. Хат тизрәк барсын өчен әтиләре авиа конверт алырга куша. Хатны бөтен туган- тумачадан, күрше күләннән сәлам әйтеп, әллә кемнәргә исәнлек юллап язып, авыл хәбәрләрен җиткергәннән соң, төкерекләп ябыштырып, тармага илтеп саласың. Бәрәңге алганда, самолет гүләгәне ишетелсә, әтиләре күккә текәлеп, ялтыр тимер кошны күзләре белән эзләп тапкач, имән бармагы белән төртеп күрсәтеп:
-Әнә безнең хат абыегызга очты, - дип куана, нәзек кенә сузылып киткән мыек очларын бөтереп куя.
Балалыгы белән бу хәбәргә ышанган Зифа, вакыты тапкан саен, почта стенасына беркетелгән зәңгәр калай тартма кырына барып, самолетның төшкәнен каравыллап тора. Берчак, шунда сакта торганда, авылда почтальон булып эшләгән апа килеп, тартманы ачып, хатларны сумкасына тутырырга кереште. Мәктәптә укып йөргән, башына куян мамыгыннан әнисе бәйләгән ап-ак башлык кигән бәләкәй кызыкайга шулкадәр кыен булды:
-Римма апа, нишлисез, сез? Хәзер аларны самолет килеп ала бит.
Хат таратучы, яше менә-менә тамам дип торган мөлдерәмә тулы күзләренә карап,кызның тузган коңгырт чәчләрен куллары белән сыйпагач, метекләп аңлатып бирде. Хатларны ул җәяүләп Күзәй авылына илтә икән. Аннан аларны машина, килеп, район үзәгенә алып китә; шуннан соң, поезд вагонына төяп, Уфага җибәрәләр; биредә инде самолетка күчерәләр; шуннан гына авиа конвертлы хатлар еракларга очалар икән.
Хәзер компьютерның бер кнопкасына басуга, секунды -минуты белән хат килеп тә җитә. Зифаның виртуаль киңлектә меңнән артык танышы бар, шуларның яртысын күреп белә, сирәк-мирәк булса да хатлашып аралаша. Хәбәр салучы Марат Сәлимов иде. Зифага ул таныш та, түгел дә. Таныш – еш кына интернетка язган әйберләрен куя, унынчы класста укыганда, тарих фәне укытып маташкан иде. Таныш түгел – бу вакыйгага кырык елдан артык вакыт үткән. Карчык аны хәтере әйбәт булганга, язганнарын укыганга исли.
Маратның да яшьлеге исенә төшеп киткән бугай. Язган хәбәрендә, хәтерлисеңме, мәктәптә укыган чагыңда, миңа хатлар яза торган идең, могаен, битараф булмагансыңдыр. Мин укытучың буларак, әдәплелек сакладым. Югыйсә, почет төшәр иде, син дә минем һөнәрне сайлагансың, юкка түгелдер, дигәнрәк мәгънә тудырган. Азактан хатынынан куркыпмы, язганнарын бетереп куярга кушкан. Булмаган абруй ничек төшсен, башта аны яуларга кирәк әле. Марат Зифаның ике ятып бер төшенә дә кермәде.
Зифаның мәхәббәте көтмәгәндә, алтынчыда укыганда ук башланды. Ул баштан аяк тарих укытучысына гашыйк иде . Һуш китеп яратыр урыны да юк үзенең. Балалыгы беләнме, ярата, бетте- китте. Бер көн күрмичә тора алмый, төрле сәбәпләр табып, өйләренә кереп чыга( укытучы күршедә мәктәп фатирында яши),могаен,читтән килгән булганга яраткандыр, запискалар да яза, җае чыккан саен, энәгә тагылган җеп кебек аңа ияреп йөрим. Эчкерсез,саф мәхәббәт күкләргә мендерә, иңнәренә канат куя, җиргә басмый, оча гына. Өч ел буе, киемгә ябышкан тигәнәктәй, аңа тагылып йөрде. Яшь аермасы да киртә була алмады.Тәнәфесләрдә гел Газиз абыйсы янында чуалды.Сигезенчедә укыганда, үзе теләп, ул җитәкләгән алтынчы “Б”классына вожатый булды. Бу – якыннан аралашу өчен иң әйбәт адым иде. Аңа багышлап шигырьләр яза. Газиз абыйсының ничек каравы мөһим түгел, иң мөһиме – Зифа аны ярата. Ярату эчкә сыймый, барсы да белсен дип, йолдызларга сөйли, ак карга, коймаларга аның исемен язып тутыра. Әтисе шикләнә башлады: бу дәртлебикәнең кияүгә чыгу куркынычы бар, укып бетерә алмас дип шомлана. Ләкин куркулары бушка булды. Ул тугызынчы тәмамлаган елны Газиз абыйлары мәктәптән китте. Үзе белән бергә Зифаның йөрәген дә алып китте. Соры күзләре очкын чәчеп янып торган кыз күренеп боекты, чын мәгънәсендә, кибә саргая башлады. Әмма гашыйк булу уты сүнмәде, бары бераз басыла гына төште, үсә-үсә, әзрәк акыл утыртып, сабырланды.
Уйлана торгач, келт итеп, укыган чакта булган бер вакыйга исенә килеп төште. Мәктәптә шундый чор иде, яшьләргә эшне ышанып тапшыралар. Югары сыйныфтан бер- ике активист педсоветта утыра, хәтта укытучылар конференциясендә катнаша. Зифа шундыйларның берсе. Директор чакырта дигәч, берәр җаваплы мөһим эш кушарга телидер дип, кулбашыннан чак кына түбәнрәк юан урыны гына калдырып киселгән чәчләрен ике ак бантик тагып, ике толымга үргән чәчләрен бер алга, бер артка ташлый- ташлый йөгерде. Кабинет ишеге төбендә туктап, командиры алдына басарга әзерләнгән солдаттай, болай да тәртиптәге формасын рәтләп алды. Алъяпкычының сулъяклап күкрәк турына тагылган ударник социалистического труда дип язылган комсомол значегына күз салды, муенының ак яка астыннан астыннан бер очы кыска, икенчесе озынрак итеп бәйләнгән кызыл пионер галстугын игътибар үзәгеннән үткәрде. Аяк очларына басып, ишек шакып, тоткага үрелде. Кабинетка керсә, директор кулында беломур тәмәкесе, форточканы ачып куюга карамастан, балта эләрлек төтен.
-Бу хатны сез яздыгызмы?- Зифа кичә генә язган куштабак битле кәгазьне әллә каян таный, анда аның исем фамилиясе дә куелган. Мәктәп җитәкчесе җавап көтми, чал башлы чәчен гадәте буенча,бармакларын тарак итеп, артка таба тарап сүгүен белә. - Синең укытучыны элеке укытучыбызның кискән торнагына да тормыйсың дип әйтергә ни хакың бар? Менә башта әйбәт кенә мәктәпне тәмамла, укырга кер, диплом ал...
Тагы нәрсәләр дип сүккәндер, Зифа хәтерләми. Берәр нәрсә җимереп ташламасын дигәндәй, тавышын күтәми генә дәрескә барырга кушты. Үтер, хатка тагы ниләр язганы, бүген исендә юк. Аның каравы бүлмәдән ул, һавасы чыгарылган туптай атылып килеп чыкты. Аны үзе вожатый булып эшләгән сигезенчеләр уратып алды. Ул, түкми-чәчми, эчендәгесен ачып салды, гарьлегеннән әзрәк мышкылдап та алды. Малайлар моның өчен класс җитәкчеләреннән төрле юл белән үч алачакларын яшермәделәр. Яратмадылар да, тыңламадылар да алар Газиз абыйларын алмаштырган класс җитәкчесе – инглиз теле укытучысы Ада Барисовнаны.
Нигәдер Зифалар чит телне өйрәнмәде. Чыгарылыш сыйныфының хәреф булса да тануын кирәк тапмадылармы? Укытучының дәресләре күп идеме, тыңлата алмаягагын көн кебек ачыклыгын аңладылармы? Аларның сыйныфы яшьләрне санга сугып бармады. Шул исәптән Маратны да. Марат Газиз урына тарих укытырга килгән белгеч. Кеше күзе төшәрдәй җире юк. Кыска буйлы булганга, хатын кызлар кебек биек үкчәле түфли кия. Өстендә әллә беренче курста укыганда алынган соры плащ, башында бу якларда бабайлар гына кия торган эшләпә. Мәктәптә аның бармы, юкмы икәне дә күренми.Югары уку йорты бетергән булса да әллә ни белеме дә сизелмәде, тарихчы булуга карамастан, картада да сай йөзде. Шулай димәс идең,кирәкле картаны лабораториядән эзләп таба алмагач, дежур укучыларга куша. Тегеләре ниндине телилиләр, шуны алып килеп, баш катыралар. Дәресләренә әзерләнеп йөргәндерме, әзерлексезме, кем белсен. Ярты дәресе тема язып, яртысы умарта күче гөжләвен хәтерләткән укучылар белән талашып, күрсәткеч таяк эзләп үтә. Дәрес тәмамланырга ике- өч минут калгач, сыйныф кыңгырау тавышын ишетер өчен шым була. Классның дәресне кабул итмәү сәбәбе, бәлки моңа кадәр татарча укып, кинәт урысчага күчкәнлектән аңламаудан, я атлаган саен укытучыларның алмашынып торуыннан да булгандыр, - дип уйлый хәзер пенсиядәге укытучы.
Сигезенчеләр унынчыда укып йөргән Зифа апаларына гашыйклар. Беренчедән ул Газиз абыйларын берәүгә дә алмаштырмады, әле булса теленнән төшерми. Икенчедән аңа сер сыя. Өченчедән әйткән сүзендә тора белә, очынып бармый,аларны тиңедәй күреп сөйләшә. Иртә яздан ачы көзгә кадәр велосипедтан төшми, мотоциклда йөри, атка да атланып чаба. Төнлә колхоз конюшнаеннан ат алып чыгып, җәй көне бакчаларга һөҗүм иткәннәре бар. Кыш хоккейга чакырсалар, елга буена төшеп шайба суга, капкада да тора. Ул эреләнмичә, алар белән утырып, шахматта уйный, җиңелсә дә үпкәләми. Өстәл теннисына да өйрәтә, үзе республика ярышларында катнаша. Кайтканда бүләккә бергәләп тыңлардай Высотскийның шәп пластинкаларын, буага барып, балык кармакларга, кармак ише әйберләр алып кайта. Зифа апаларына, үзенә белдермичә, гел яхшылык эшлиселәре килеп кенә тора. Шулай бер чак уеннан уймак чыгара язып калдылар. Җитәкчеләре Ада Барисовнага болай да җае чыккан саен үчегәләр: язма эш икәнен алдан кисәтсә, язмаслык итеп, кара тактаны шәм белән ышкып шомартып куялар; утыра торган утыргычына я ак бур буйыйлар, я кнопка тезәләр; бәйләнепме бәйләнәләр. Сез Ада да түгел, Әдиядер әле; әтиегез дә Барис түгел Барыйдыр. Нигә татарча сөйләшмисез? Нигә русчагызга да татар сүзләре кыстырасыз? Дәрестә язмый да утыралар, китап та йөртмиләр, имеш алар бала-чага түгел. Җитмәсә, башка мәктәпләр каникулдан килде, аларны һаман җибәрмиләр, пычрак чыгып, юллар өзелгәнне көтәләр. Алдау көненә укытучыларына сюрприз эшләргә булдылар. Рәссам егет Марат Сәлимов язуына охшатып, иптәшләренең әйтеп торган сүзләрен хат итеп язды. Ул анда кызкайны ошатуы һәм истәлеккә иннек бирүе турында хәбәр итте. Әгәр ул да күңеленә хуш килсә, мәктәп каридорында үскән роза гөле төбенә, балалар килгәнче, записка язып куярга кушты. Адага бу хат кисәге сары май булып күңеленә ятты. Ярты елдан артык эшләү дәверендә моңа кадәр игътибар итүче булмады. Ул бер дә килешмәүгә карамастан,сипкелләрен күрсәтмәс өчен, кирәгеннән артык буянырга ярата. Ат ялыдай каты, ни озын, ни кыска түгел чәчләрен, җыеп йөртә белмәгәнлектән, журналга яза башласа, өстәлгә сәленеп төшеп, әле авызына, әле күзенә керә. Иртән көткән урында кызның риза булуын дәлилләгән русча язылган записканы малайлар, табып алып укыгач, эчләрен тотып, тәгәрәй-тәгәрәй көлделәр. Иреннәренә сөртелгән кишер сары төсле иннек аларны дәресләрдән соң,тагы күмәкләшеп хат язарга мәҗбүрләде. Монсында инде Марат, Ададан чәчләрен кыска итеп китерсә, очраша башлаячаклары турында вәгъдә итте. Икенче көнне англичанка, малайларныкыдай кыска итеп кистерелгән чәчле килеш килгәч, мәктәпкә шок булды. Алдау көне шундый башка сыймастай күңелсез мәзәкләр белән үтте. Дәресләр азагында язгы каникулларны игълан иттеләр. Балалар шатланышып өйләренә таралдылар. Яллардан соң,уку елы беткәнен дә көтмичә, Марат та Ада да мәктәптән генә түгел районнан ук китеп бардылар.
Зифа мәктәпне тәмамлады. Хыялы журналист булу иде. Үзган гасырның җитмеш бишенче еллары әле бу…Башкорт дәүләт университетының филология бүлегенә имтиханнар тапшырды.
Август азаклары. Зифага университеттан укырга чакыру кәгазе килгән, комсомол учетыннан төшәргә кушылган. Шатлыгының иге-чиге юк.Учеттан төшеп, канатланып, автовокзалга килсә, күзенә генә күренәме дип тора, качандыр ул дөньясын онытып гашыйк булган тарих укытучысы Газиз абыйсы очрады. Бөтен тәне буйлап электр тогы йөгергән кыз бераз гына каушады, югалып калды. Икеленәнүләрне артка куып, берни булмагандай, күптәнге якын танышлар иркенләп сөйләшеп киттеләр. Газиз кызның хәлләре белән кызыксынды, укырга кергәнен белгәч, чиксез сөенде, чын күңелдән котлады. Егет районның иң читтәге авылларның берсендә укытып йөри икән, әле укытучыларның август киңәшмәсенә килгән. Киңәшмәнең дәвамы иртәгә. Зифаның эчендә ел буе йомылып яткан, тел белән әйтеп биреп булмый торган хис күзләрен ачты, уйный башлады. Бу мәктәптә туган хистән күпкә көчлерәк иде. Хәтта бу мизгелдә ул үзен танымады. Бетте аңарда уку кайгысы. Икенче көнне , ике дә уйламыйча, район үзәгенә барды.Тагын очраштылар. Нинди тансык, нинди ләззәтле очрашу! Сүзләр артык, күзләр сирпеп карау – мең бәхет.
Өйгә кайткач, төн йокламыйча, уйланып ятты. Ул эшләгән авылга барырга җыенды. Бу якка көненә бер генә йөри торган иртәнге автобускаөлгермәде. Яшьлеккә һәм мәхәббәткә киртәләр юк. Ничек итсә итеп, кайда очраган машинага утырып, кайда җәяүләп барып, төш авышканда Зифа Газиз абыйсы эшләгән мәктәпкә килеп керде. Алга таба нәрсә эшләү турында уйы да, планы да юк. Аңа кадерлесенең бер карашы гына кирәк. Алла бар икән. Мәсьәлә үзеннән үзе чишелде. Директор белән укытучылар таралган. Олы яшьтәге бер абзый (завуч) иртәгәгә дәрес расписаниесе төзеп утырган җиреннән, башын калкытып, каршынада тыйнак кына басып торган кызга карап, киемнәрен калын кысалы күзлеге аша ашап чыккач, районнан җибәрелгән укытучы дип кабул итте бугай:
-Сез әллә укытырга килдегезме? Бишенчеләрдә математика, калган классларда физика фәннәре буш. Бүген мәктәп фатирына урнашырсыз, иртәгә беренче сентябрь, - дигәч, Зифаның өстеннән тау төште, нигә килгәнен онытып, шунда ук ризалашты.
Университет торып торды, укырга бармады, икенче елны яңадан имтиханнар тапшырып, читтән торып студент булды. Урнашкан урынына таштай каты итеп килеп төште. Тик яткан таш мүкләнә диләр. Дөрес түгел, ул монда тамыр җәйде.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
2010
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев