Тау белән тау гына очрашмый, кеше белән кайчан булса да бер күрешә диюләре хак икән. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле юллары кисешмәгән Артур белән Салават бер уйламаганда очраштылар. Сыйныфташлар бер-берсенә башта ятсыныбрак карап тордылар. Килешле итеп сакал үстереп җибәргән, әзрәк пеләшләнә башлаган Салават танылмаска да мөмкин.
Өчле - тугызлы гына гына укып йөргән малай, мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә сызды. Ыштан төбе туздырып, белемен күтәрү чарасын кирәк тапмады. Нәрсәгә катырга җыярга, яшәсен армиягә кадәр алган машина йөртү танытмасы. Эшеннән бик канәгать. Ниндидер оешмада күп еллар начальник шоферы. Эшли-эшли, балык сымак шомарган. Теленнән дә кулыннан килмәгәне юк. Кирәк икән ‒ тел бистәсе, әллә кемне сатып җибәрә. Кирәк икән ‒ авызына су капкан, әпә. Акчаны таба да, тота да белә. Утыз биш яшьне узып бара, тормыш корырдай кызлар очрамыймы, мәңгелек буйдак булам, дип, күкрәк кагып йөри. Сакаллы сабыйга, өйләнмичә. утырмый торган акыл әле һаман утырып бетмәгән. Начальнигының каефе шәп чагында, икесе генә калгач, салпы ягына салам кыстырып, җиңелчә нервасына тиеп, эт ирештергәндәй, теле белән чеметкәләп алырга да күп сорамый.
‒ Рәмис Рәисович, сез белгәнне мин киптереп элгән. Сезнең йомшак сөйләп, катыга утырта һәм кабат-кабат сөйли торган сүзләрне мин ятлап беттем инде. Ничә карасаң ‒ бер сүз. Тыңлаучылары да шуңа ышаналар бит әле. Йотлыгып тыңлыйлар. Сез сөйләнне мин дә сөйли алам. Әйдәгез рольләрне алмашабыз. Килеп чыкса, миннән тармасы белән коньяк, ‒ дип, бәхәсләшергә теләде.
Иске авыздан чыкканны кызык күрепме, йөртүчесенең алапасының күзгә керә башлаган тузанын басарга теләпме, үзеннән күп белергә теләгән карт егетнең кыйланмышыннан җиләпме, әллә бөтенләй башканы күз уңында тотыпмы:
‒ Бу юлы осталыгыңы күрсәтеп, син сөйләрсең. Кулыңнан килсә ‒ берсүзсез өйләндерәм. Ә мин арттагы рәттәге утыргычка утырып, шым гына күзәтермен, димәсенме шефы.
Болай килеп чыгар дип уйламаган шофер югалып ук калмаса да, башыннан сөйли белмәгән авыздан, эшен эшли белгән арт яхшы дигән уй йөгереп үтте. Бәхәс икән ‒ бәхәс. Сүзне кире алудан эш узып өлгерде. Машина рүлен түрә роленә алмашу уен эш түгел. Сыерга ияр кидереп, атка әйләнми инде. Үткер генә кыйланып, кипкән иреннәрен каршысында торган стакандагы су белән чылата-чылата, шыбыр тиргә батып, Салават вәгазьле нотыгын стенага сибеп бетәргә дә өлгермәде, зал сорау яудырырга тотынды. Сүз чыкмас ачык авызына төбәлгән күзләргә буйдак, каушаганын сиздермичә, матур гына елмаеп:
‒ Җавапларны шоферым бирер дип, җитәкчесе Рәмис Рәисовичка төртеп күрсәтеп, тыныч кына машинасына чыгып сыйпады.
Бу хәл чындырмы, түгелдерме, анысын Алла гына белә. Әмма шушы вакыйгадан соң, начальнигы аның буйдаклыгына нокта куеп, балдызын ыспай Салаватка кәләш итте.
Җебек күренгән Артур гел “бишле”ләргә укыды, ялгыш берәр фәннән “дүртле” эләксә, күз яшьләрен чынлап чыгарып елый иде. Укып бетергәнгә, унсигез ел. Күп вакыйгалар истәдә түгел. Ә акыллылыгы белән аерылып торган, кайсыдыр ягы кызларны хәтерләткән Артур турындагылары онытылмаган. Сыйныфның шыр “бишле”ләргә укыган башлы егетеннән кем чыкты икән.
Отличникның әтисе юк иде, әнисе бердән бер баласын ялгызы тәрбияләп үстерде. Улының яхшы укуын, тормышта, авырлыкларга очрамыйча, үз урынын табуын бик нык теләде. Артур, авырып, дәрес калдырса да, өйгә бирелгән эшне аңламый калса да, ялгыш берәр “дүртле”алса да, ана мәктәпкә чаптырып барыр иде. Кабатлаганнан дога бозылмаганны яхшы белгән әнисе унбер ел буе улына бары тик “бишле”гә генә укырга, укып беткәч, һичшиксез диплом алырга кирәклеген адым саен искәртеп, колагына кирт кенә киртмәде. Дипломың юк икән, син кеше түгел. Сандык төбендә ятамы, диплом булырга тиеш. Шуңа да Артур, озын гәүдәсен сорау билгеседәй бөкерәйтеп, башын аска иеп, “дүртле”се яшәү рәвешләрен бозганын тоеп, чишенү бүлмәсендә утырып торган, йөзе кара көйгән әнисе каршысында, кыенсынып елап басып торды. Ул чакта аттестатында гел “бишле”ләрдән генә торганнарга медаль бирәләр иде. Артур мәктәпне медальгә тәмалаганга гаҗәпләнмәделәр. Экономикага бәйле уку йортына имтихансыз да ишекләр ачык. Шунан бирле егетләрнең күрешкәне юк.
Салаватның никах сәгате сугуга начальнигының сүзләре тәэсир иттеме, марҗа кызыкай күңелен биләдеме, Ходай насыйп иттеме ‒ сәбәбе билгесез. Кыскасы өйләнергә әзерләнде. Булачак хатыны туйның гомерлеккә истә калырлык итеп үтүен теләде. Анда кергән, дөресерәге чыккан меңнәрнең чуты юк. Настя “Голливуд йолдызы” ясардай кешене танышларының рекомендациясе буенча тапты. Кәләшенә прическага йөз меңне кызганып тормас инде кияү кеше. Туй бер генә була. Кеше кыйланганны кыйланырга, заманча кыйланырга кирәк.
Пробной прическаны ясатасы көн Салаватның ялына туры килде. Билгеләнгән сәгатьтә кыңгырауны супер мастер зыңлатты. Хуҗа ишекне барып ачты. Аңа елмая-елмая килеп керүченең чалымнары, һинд артистларына охшаган озын буе, киң җилкәсе, калын иреннәре, бернинди таракка буйсынмас кылдай каты, күпереп торган чәләре таныш тоелды. Клиентларына туры карап эшләүне гадәт иткән остаз да ашардай караш ташлады. Икесе дә бер-берсен таныдылар. Салават каршында, бер “дүртле” алганга, уенчыгы ватылган сабыйдай, яшьләрен тыя алмый елаган Артур басып тора иде. Җир шары түгәрәк, дөньялыкта кемне кем белән очраштырмый. Хәзер Артур парикмахер-стилист, клиентлар аңа өчәр ай алдан чиратка язылып куялар.
Ничек болай килеп чыккан? Пробной причеса эшләү бераз арткарак чигерелде. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрешмәгән сыйныфташлар кухнядагы өстәл артында укыган чакларын искә төшереп, тормышка кагылган вак-төяк мәсьәләләргә тукталып, карьера турында гәп куертып, озак утырдылар. Уйламаганда, йөрәк авырулы әнисе бакыйлыкка күчкәнлектән, Артурның югары уку йортларына кереп укырга теләге калмый. Бүлмәдән бүлмәгә, диваннан диванга йөри торгач, аны армиягә алалар. Бер тиенсез калган кичәге солдат көтәр кешесе булмаган туган ягына кайтып тормый, кибеткә грузчик булып, тир түгә. Аннан складта эшли башлый. Шул чорда булачак хатыны парикмахер белән таныша. Алар икәүләп прическа ясау серләрен өйрәнәләр. Уйнап кына башлаган эш ике ай эчендә складта эшләгәннән күпкә югарырак керемнәр китерә. Хәзер ул уңышлы стилист-визажист. Киләчәктә терәк ‒ балалары башлангыч класста яхшы гына укып йөриләр.
‒ Әнинең җаны миңа рәнҗеп ятмасын, рухы шатлансын дип, читтән торып ике уку йорты тәмамладым. Бер түгел, ике диплом алдым. Йонлач куллы танышларсыз алар белән генә әллә ни кыйтулар юк. Яталар шифонер башында тузан җыеп. Хәер, әлеге эшемне алыштырырга тормыйм, ошый ул миңа.
‒ Киләчәк өметсез түгел. Кемгә кирәк ул ‒ энә белән кое казу, көрәк белән акчаны көрәп алырлык мөмкинлек булганда, ‒дип, Салават ул сөйләгәнгә печәт сугып куйды.
Сабакташлар күңелләре булганчы эчләрен бушатты, киләчәктә гаиләләре белән аралашырга, гомерләрен бәхеткә күмәргә планнар корып аерылыштылар.
Язмышлар ана сөте белән маңгайга языладыр. Туй үтмәгән килеш калды. Очрашудан соң атна-ун көн узуга, ирләрнең икесенә дә Украинада барган махсус хәрби операциягә чакырып алдылар.
Тормыш юлларын ачы усал җилләр кисмәсен. Гомернең кайчан өзелерен белеп булмый. Ул кыл өстендә. Аллаһым, сугышчыларыбызның гомерен вакытыннан алда алма. Аларга кояшлы каеф, ихтыяр көче бир. Йөрәк хисләрен тутыктырма. Балалары, ярты канатсыз калып, ятим үсмәсен, хатыннарын тол итмә. Хызыр Ильяс юлдаш булып, шәфкать фәрештәләре саклап йөртсен. Дөньялар тынычлынып, исән-сау кайтсыннар.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
2023 январь
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев