Әни янына кайтып киләм,
үткәннәргә сәяхәт.
Таныш урамнарга кергәч,
күңелләргә әй рәхәт.
Ашыгып атлый башладым,
үскән төбәккә кергәч.
күңелләрем тулып китте,
тәрәзәдә ут күргәч.
Әнине күрәм,йөренә,
нидер эшли, ятмаган,
өстәлдә самовар күренә,
тәрәз пәрдәсен тартмаган.
Ишек элмәгәндер диеп,
тәрәзәне какмадым.
Өй тирәсен, урап чыктым,
тик капканы тапмадым.
Ник тәрәзәне какмадым,
ялгыштым шул, ялгыштым.
әни ятканчы янына,
керергә дип ашыктым.
Өй янында басып калдым,
сүнде әнинең уты.
Күрешүдән мәхрүм итте,
ялгышның бер минуты.
Күрешүләр мөмкин түгел.
төштә генә тороп калдың.
Гөмер сәгъәтең туктады,
арадан китеп бардың.
Әниләр бәйрәме җитә,
яныңа кайтыр идем.
Бүләккә алган шәлемне,
назлап бәйләтер идем.
Күчтәнәчләрне тезеп куеп,
чәеңне яңартыр идем,
мең-мең рәхмәтемне әйтеп,
кочаклап яратыр идем.
Рәсилә. 06.03.24.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5