Хикәя.
Революциядән соңгы елларда Урта Азиядә, Себердә, Уралда, Яшь Совет Хокүмәтенә каршы бик күп илләр мәкерле интервенция ясыйлар илебезне кораллы көчләр, аклар белән бергә булып җирләребезне басып алалар...
Урта Азиядә исә төрле банда оешмалары күп була, аларны "Басмачылар" дип йөртәләр, басмачылар елгыр атлар белән көтмәгәндә hөҗүм итеп кишлакларны басып китәләр, Совет Хокүмәтенә ярдәм итүчеләрне язалап, үтереп булган мөлькәтләрен талап китәләр... Хәзерге вакытта шушы басмачыларны агартырга тырышалар имеш алар үзләренең Җөмhүриятен төзергә аны азат итер өчен сугышканнар, алар имеш "Моджахедлар" дмәкчеләр... Дөресендә инде алар гади кеше талаучы, басып алучы бандитлар булганнар... Бәлки араларында яңа хөкумәт төзергә ният иткәннәрне дә булгандыр, монысы миңа билгеле түгел...
Мин үзем күреп алар белән көрәшүчене hәм басмачыны аларның ауызыннан ишеткәнемне сезгә җиткерәм...
Ул да булса безнең күрше минем яшлек иптәшем Музипов Сәгәдәтнең абыйсы Габит абзый Музипов... "Офицеры". дигән киноны караган булсагыз хәтерлисезме басмачыларга каршы көрәшкәннәрен... Мин шул эпизотларны күреп Габит абзый күз алдына килеп баса... Ничек ул кызыл командир басмачыларга каршы кыю көрәшкән , ул бит беләсезме, "Кара борон" бандасын тармар иткән кеше... Габит абзый Музипов югары Хөкүмәт наградалары белән бүләкләнгән...
Отставкага полковник дәрәҗәсендә чыгып безнең Баязит авылына кунакка кайта иде энесе Касыйм абыйларга... Мәктәптә балалар белән дә очрашулары була иде, үзе ул Ош шәhәрендә тора иде чыгышы белән Баязиттан... Безгә Габит абзый hәр вакыт өлге булып торды, хәзерге яшләрдә Музипов Габит абзый кебек кешләрдән үрнәк алсыннар иде...
Габит абзыйнын, кул язмалары бар иде...Руссча әйткәндә Мемуарын яза башлаган иде, анда беркетелгән фотоларны карап без дустым Сәгәдәт белән Габит абзыйның шундый сугыш юлларын үтеп кыю hәм батыр булуына соклана идек...
Габит абзый бик күп чит илләр җибәргән шымчы, шпионнарны да кулга алган булган , аларның инглиз формасында баштан аяк коралланган килеш төшкән фотолары да бар иде...Безгә сер түгел hәр бер илнең махсус хезмәткәрләре бар бит... Бездә дә бар, беләсез... Габит абзыйны шушы хезмәт аша чит ил резедентларын безнең илгә кулларын сузмасын өчен аларны вакытында ачыклау өчен Төркиягә җибәрәләр... Габит абзый укымышлы кеше булып гарәп, фарсы, hәм төрек телен бик яхшы белә... Төркиядә ул мулла вазифасын башкарып йөрегән, аңардан башка иленең тынычлыгы өчен кушылган вазифаларны да башкарган бит... Шуңа да инде аңа "Төрек мулласы" кушаматы такканнар...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3