"
Хикәя. Уфа. 2024 ел.
"Ни эшләп бу кызу печән өстендә йоклап ятасың...?" "Печән өстендә ятаммыни салам өстендә ятам бит...!"
Безнең Баязит авылында ике бригада оештырылган иде, безнең беренче бригадада бригадир Юсупов Әкрәм абый булды аннары Камашев Рифкәт абый булды .Хәтеремдә Әкрәм абзый сугыштан соңгы елларда кавалериядә хезмәт иткән , атлар белән бик мауыга иде ул ...
Ул вакытта күрәсең кавалерия булган әле , чөнки мин Әкрәм абыйның минем белән бер яштәге улы Мансур белән дуслар идек, бер беребезгә чәйгә керү ул вакытта гәдәт иде бит...Мин аларның стенасындагы рам эчендәге фотоларны карый идем, анда Әкрәм абый кылыч тотып төшкән фотоны күреп аның кавалериядә хезмәт итүен әйттеләр...
Кыш көннәрендә без малай шалай ат өйрәтергә йөри идек...
Шул бригадир кушуы буенчамы, ат өйрәтүчеләргә ниндидер мәтди ярдәм булугамы, егетләр күп җыела иде...
Үрле - кырлы сикереп торган яшь тайны тотып торып булмый, күмәкләп стенага кысырыклап чанага җигә идек һәм шул чанага барыбыз да төялешә идек, шул вакытта эшнең нидә икәнен сизгән яшь тай чананы уенчык кебек кенә бөтереп алып торып алга ыргыла иде...Кай вакытта ат дворының капка баганасына бәрелеп чанага нык ябышмаганнары чыгып очалар иде, кар йомшак шул бер аз җәрәхәт синяклар булгалый иде...Яшь тайлар тәртәләрне сындырып чаналарны ватып бетерә иде...
Атның хәле беткәнче чаптырып аннары иркенләп авызлыклап алгач, тай тәртә арасына керә башлый инде...
Бәлки тай өйрәткән өчен колхоз акча да түләгәндер, моносы миңа билгесез...
Әкрәм абзый хәр вакытта шул яңа өйрәтелгән айгырлрны җигеп йөри иде, аларны өйрәтә иде бит...
Җәй көннәрендә печән вакытларында эшчеләр янына тарантаста биеп торган яшь айгырда килгәне күреп ерактан "Ана бригадир килә" диеп көтеп кушасы эшләрен тыңларга һәм үтәргә әзер торалар иде...
Бригадирлар алар иртә таңнан торып өй буенча эшкә әйтеп, кайда, кемнәр белән, нинди эш коралы тотып чыгарга тиешлелекне җиткерәләр иде...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2