Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
К̣уль әгүүзү бираббин̊нәәәс. Мәликин̊нәәәс. Иләәһин̊нәәәс. Миң шәррилүәс-үәәсил х̣ан̊нәәәс. Әлләзии йүәс-үисү фии c̣удүүрин̊нәәәс. Минәл жин̊нәти үән̊нәәәс.
“Нәс” сүрәсенең тәфсире:
قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ {الناس/1}
Тәрҗемәсе: Әйт (әй, Мөхәммәд) сыенам мин кешеләрнең Раббысына.
Мәгънәсе: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә барлык кешеләрнең бердәнбер Раббысы, бердәнбер Хуҗасы булуы күрсәтелә һәм әдәм баласы төрле күңелсез, хәтәр нәрсәләрдән Аллаһка сыенырга тиеш.
مَلِكِ النَّاسِ {الناس/2}
Тәрҗемәсе: Кешеләрнең Патшасына.
Мәгънәсе: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә кешеләрнең Патшасы буларак искә алына һәм бу без аңлаган гына патшалык түгел. Аллаһка карата бу төшенчә киң мәгънәдә кулланыла, чөнки Аллаһы Тәгалә бөек хәкимлеккә ия.Шушы җир тормышынды Ул барлык кешеләрнең яшәеше һәм үсеше өчен бөтен кирәкле нәрсәләрне бирә, ә ахирәттә әдәм балаларын хөкем итүче була.
إِلَهِ النَّاسِ {الناس/3}
Тәрҗемәсе: Кешеләрнең Иләһенә.
Мәгънәсе: Кемгә гыйбадәт кылалар, шуны “иләһ” диләр. Бу аятьтән аңлыйбыз ки, кешеләрнең бердәнбер иләһе дә Аллаһы Тәгалә. Кешеләр аңар гына табынырга тиеш һәм авыр вакытларда, кемдер яки нәрсәдер янаганда, фәкать Аллаһка гына өмет итеп, Аңа сыенырга тиешле була.
مِن شَرِّ الْوَسْوَاسِ الْخَنَّاسِ {الناس/4}
Тәрҗемәсе: Кешене котыртып торучы шайтан явызлыгыннан.
Мәгънәсе: “Үәсвәс” – ул шайтанның сыйфаты (“гел котыртып торучы” дип тәрҗемә ителә). “Әлханнәс” – “качучы”, “яшеренүче” дип тәрҗемә ителә, ягьни әгәр кеше Аллаһны искә төшерсә һәм Аннан ярдәм сораса, шайтан кача. Шуңа күрә шайтан явызлыгыннан кешеләр Аллаһы Тәгаләгә сыенырга тиеш.
الَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ {الناس/5}
Тәрҗемәсе: Кешеләрнең күңеленә вәсвәсә салучы шайтаннан.
Мәгънәсе: Шайтан кеше күңеленә коткы сала. Нинди дә булса җирәнгеч, гөнаһлы нәрсәне эшләргә котырта. Явызлыкны матур итеп күрсәтә, гыйбадәтне исә авыр итеп. Явызлыкны эшләргә теләк уятып, шәйтан изгелектән ераклаштырырга, яхшылыкны начар итеп күрсәтергә тырыша. Шулай итеп шайтан беркайчан да турыдан-туры: “Әйдә минем белән җәһәннәмгә” дип әйтми, ә алдан хәйләкәр рәвештә үзенекен эшләргә омтыла.
مِنَ الْجِنَّةِ وَ النَّاسِ {الناس/6}
Тәрҗемәсе: Җеннәрдән һәм кешеләрдән (Аллаһка сыенам).
Мәгънәсе: Кешене туры юлдан яздыру өчен шайтан башка җеннәрне һәм кайбер кешеләрне файдаланырга мөмкин (андый кешеләрне әдәми шайтаннар дип атыйлар). Алар кеше янына килеп, йә куркыталар, йә киресенчә куштанланып ниндидер начарлык эшләтергә тырыша, йә мактап кеше күңеленә тәкәбберлек сала. Әгәр изге тәкъва кешене гөнаһ эшләттерә алмаса: “Сине җиңә алмадым, син бик изге” – дип, аның күңеленә хафалану, мин-минлек урнаштырып китәргә тырыша, ләкин андый кеше: “Мин җиңдем” дип әйтми, шайтан коткысына бирешми һәм шайтан китә.
Шулай итеп, без Аллаһның ярдәмен өмет итеп аны бердәнбер Иләһ итеп, бердәнбер Яратучыбыз итеп танысак, явыз көчләр безне җиңә алмас.
Сүрәнең файдалары
Аллаһы Тәгалә пәйгәмбәргә һәм мөселман өммәтеннән булган барлык кешеләргә боера: Аллаһтан гына ярдәм сорагыз, барлык явызлыклардан Аңар гына сыеныгыз, Аллаһ Ул Бар итүче һәм Идарә итүче, кешеләрнең чын, хакыйкый Иләһысы һәм әгәр кеше Аллаһтан гафу үтенсә, тәүбә истигъфар кылса һәм зикер итсә, ягъни Аллаһны искә төшерсә, шайтан кача. Бу һәрбер кешенең кальгасы, ныгытмасы (крепость).
#динемислам
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев