Предыдущая публикация
Күптән инде син минеке түгел,
Мин дә хәзер түгел синеке.
Тик мәхәббәт,бәхет мизгелләре,
Үткән уртак таңнар безнеке.
Әллә ялгыш,әллә язмыш булып,
Безнең сөю калды үткәндә.
Югалттым шул бәхет ачкычымны,
Тормыш сынауларын үткәндә.
Назлы сүзләр калды әйтелмичә,
Сөю пыскый һаман сүнмичә.
Аңлыйм...тик түзалмыйм сагынуга,
Төшләремдә сине күрмичә.
Әйтә идең яратам дип мине,
Җайлый идең көйсез чагымны.
Кире кайтса әгәр шул мизгелләр,
Өзеп бирер идем җанымны.
Венера Шарафисламова.
31.03.2020.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев