#авылымтарихы#хатирәләрҗыентыгына
Бүген, 27 апрельдә, Казанның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Илдар улы Низамиев Иж-Бубый авыл тарихы музеенда эшлекле сәфәрдә булып китте.
Әгерҗе районының тарихы һәм мәдәни мирасы музее директоры Җәмитова Гөлнас, Иж-Бубый авыл тарихы музее хезмәткәрләре Хисмәтуллина Алсу һәм Мәннапова Нурия, "Бубилар мирасын торгызу" җирле иҗтимагый оешмасының рәисе Гәрәев Раиф катнашында үткән эшлекле әнгәмәдә сүз музей эшчәнлегендәге үзенчәлекләр, эш барышында килеп чыга торган кайбер проблемаларны чишү юллары турында барды.
Илнур Илдар улы Ислам тарихы музеенда Иж-Буби мәдрәсәсенең нигезләнүенә 240, Гобәйдулла һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларның тууына 155 һәм 150 ел тулу уңаеннан зур күргәзмә оештырылачагы, аның агымдагы елның июль аенда ачылачагы турында сөйләде. Бу яңалыкны музей хезмәткәрләре шатланып кабул итте, чөнки күргәзмәнең авылыбызның тарихын, мәгърифәтчеләребезнең мирасын популярлаштыруда һәм таратуда зур әһәмияткә ия булачагы бәхәссез.
Илнур әфәнде музей экспозициясе һәм авылның тарихи биналары белән танышты, Габдулла Буби белән аның әнисе Бәдрелбанат абыстай каберенә зыярат кылды, авыл мәдәният йортында һәм китапханәсендә булды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев