#татарстанреспубликасындатугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#авылымтарихы#хатирәләрҗыентыгына
Иж-Бубый авыл тарихы музее хезмәткәрләре Алсу Хисмәтуллина һәм Нурия Мәннапова 14 апрель көнне Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге һәм Әгерҗе районының Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Милли мәгариф үсешендә Иж-Буби мәдрәсәсенең роле» дигән темага уздырылган Халыкара конференциядә катнаштылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Әгерҗе муниципаль район хакимияте вәкилләре, тарихчы галимнәр, конференциянең онлайн форматында Казахстан, Финляндия, Эстония, Төркия татар диаспораларының вәкилләре дә катнашты.
Монда музей җитәкчесе Хисмәтуллина Алсу Фаат кызы Бубилар мирасын саклау һәм тарату буенча алып барган эшчәнлекләре турында чыгыш ясады. Ул Иж-Буби мәдрәсәсенең тарихын танытуны һәм популярлаштыруны дәвам иттерү йөзеннән, 1990 еллар азагында һәм 2000 еллар башында бастырылып, татар дөньясында тиз арада таралып, бүгенге җәмгыятьтә ихтыяҗ тудырган китапларны, бигрәк тә Альта Мәхмүтованың “Лишь тебе, народ, служенье”, Раиф Мәрданов, Рамил Миңнуллин һәм Сөләйман Рәхимовлар төзегән “Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе”, Рафилә Гыймазованың “Просветительская деятельность Нигматуллиных-Буби (конец ХIХ – начало ХХ вв.)” җыентыкларын яңадан бастыру хәстәрен күрергә кирәклеге турында әйтте. Шулай ук ул Бертуган Бубиларның фәнни, әдәби, педагогик һәм публицистик мирасларын кайтару юнәлешендәге эшнең туктаусыз дәвам иттерелүе турында сөйләде һәм шул максаттан Габдулла Бубиның Казан федераль университетының фәнни китапханәсендә саклана торган гарәп графикасына нигезләнеп язылган кулъязма әсәрләрен һәм басылган китапларын кириллицага әйләндерүдә, кулъязмаларны китап итеп бастыруда ярдәм сорады.
Музей хезмәткәрләре татар мәгарифе һәм матбугаты өлкәсендә куйган хезмәтләре, тарихи мирасыбызның кыйммәтен – педагог-мәгърифәтче Бубилар эшчәнлеген, аларның рухи мирасын барлауда һәм яктыртудагы хезмәтләре өчен Татарстан халыклары ассамблеясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шундый ук бүләккә Иж-Бубый авыл тарихы музеен оештырып, бүгенге көндә дә авыл тарихын барлауга һәм саклауга зур өлеш кертүче Гәрәев Раиф Мөхәммәтҗан улы да ия булды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев