Предыдущая публикация
Кул болгап җәйне озатып калдым,
Башта бит мин нык салкын булдым.
Җәйкәем минем гафу үтенде,
Шулай иткәненә бик нык үкенде.
Тынычландырдым ,аннан төзәлдең,
Бик күп җимешләр безгә үстердең.
Җыеп бетмәслек кыяр,помидор,
Бәрәңге үсте нинди булып зур.
Икенче икмәк булгач инде, яшибез,
Яшелчәләрдән салат ясыйбыз.
Җиләк җимештән кайнатма ясадык,
Күп кенә ясап салкын базга салдык,
Чапкан кешегә печәнне мул бирдең.
Черетмәдең ,яхшылап киптердең,
Күп кенә булды җылы көннәрең.
Яңгырын бирдең һич җәлләмәдең,
Рәхмәт җәйкәем шулай булганыңа.
Безне туйдырып торганыңа.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев