Чәчәкләрем әзер үзеңә.
Матур күлмәкләр дә кибет тулы,
Бүләк итәр идем үзеңә.
Тик бер генә көнгә кайтчы, әнкәй,
Чәчәкләрем кулда калмасын.
Син көткәндә кайтып булмагандыр,
Мин шул хәлдә, кайтсаң аңларсың.
Кулда чәчәк, күзләремдә яшем,
Күзем тәрәзәдән алмыймын.
Безне елап каршы алган чагын,
Мәгънәсен хәзер аңлыймын.
Вакыт та бар бүген, бүләгем дә,
Газиз әнкәм юк шул бирергә.
Их, илерә күңел әнкәй, әнкәй диеп,
Тик бер генә иде күрергә.
Китәбез дә онытабыз нигә ?
Туган йортны, газиз ананы.
Әйләнә дә кайта, шул көн безгә,
Син көтәсең аннан балаңны.
Бәлки әнкәй син көткәндә шулай,
Кайтмый калган чагым булгандыр .
Бүген минем күзгә тулган яшьләр,
Ул чакларда синдә тулгандыр.
Юк, кирәкми һич бер бүләк безгә,
Анда-санда кайтып йөрегез.
Ешрак хәлен белеп әниләрнең,
Бәхиллеген ала күрегез!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев