Агач утырт!
Пәйгамбәребез Мөхаммәт сгвс бер хадисендә :” Иртәгә Кыямәт дисәләр дә, бер агач утырт”-диеп фәтва биргән икән.Бүген инде Кыямәт көн 3 ел бара.Шуңа күрә( тем более кыш көне ) шуның киресе буладыр инде: Кыямәт көн барса да, кирәкмәгән агачлар булса ,шуны кис!-килеп чыга.
Быел халыкларга да, гаиләмә дә бик авыр ел булды.Исәнлек тә китте.Җәмәгатьем авырый.Шуңа да Карун яремәсен диеп, быел зыярәткә кабер казырга да йөремәдем.Сонгы вакытта әллә ни исәнлек үземнең дә китеп барды.Шуңа да бер уй килде: Зыярәткә барып карыйм әле-урын яклары кай турыдарак туры килерме икән мин әйтәм.Барсам, зыярәт өсте тулы халык һәм техника.Гөрләтеп зыярәт өстендәге 100әр еллык каеннарны кисеп яталар.Кран белән тотып, алып куялар,трактор зыярәт кырыена ташып куя.Кайсы кисә, кайсы тапый , кайсы ботакларын өеп куя.
Яннарына барып хәлләрен белешеп китим инде мин әйтәм.Барып хәлләрен белешкәч , үземнең ни эшләп йөрегәнемне дә бер рәттән сөйләп алдым: -Рәт китте җәмәгать! Хәл юк.Өстә 70 шайтан утыра.Көчкә йөрим мин әйтәм.
Но малай болар сүзне кыска тотты: -Абый !Кысыр кайгы кайгыртып йөремә әле.Монда корсагың хәзер муеныңа җиткән.Бу харам корсак белән анда бару мөселман кешегә дөрес булмас.Давай рәтең булмаса башкага, азырак әнә теге ботакларны өеп куй диләр.Иртәгә дә чык, аннары да чык эшкә .Корсагың тип тигез булганчы мында ярдәмгә кил.Сиңа анда иртәрәк әле диеп, бетен күңелемне кайтардылар.
Ну шулай да араларында миннән олырак кешеләр дә булгач, сүзләрен аска калдырып булмады.Көчемнән килгән кадәрле ботак өя башладым.Ходайның рәхмәте азырак эшләгәч куат керә башлады бит.Эшләгән саен куат керә-керә-үләсе дә килми башлады.
Да! Мин әйтәм миңа иртәрәк икән бит әле урын карап йөрергә.Күңелләр кутәрелеп китте.Хәтта зиярәтләр өстеннән кайтканда , кибет тирәсендә бетерелгән чәчкәбикәләргә күз тешеп, күкерәкләр кирелеп , җилкәләр тураеп китте бит малай.Дөнъялар киңәеп, яктырып киткәндәй булды.Карун вирустан качып ята-ята, яшәү көчен бетенләй югалтып, таратып бетергәнмен икән.Ярый әле зиярәткә урын карарга бардым.А ту белмәссең-чынлап тырып та халыкка эш чыгарып куюың ихтимал иде бит.
Зиярәттә өмәне оештыручы беренче мәхаллә мулласы Фаизов Рәфис хазрәткә, кранчы егет Хеснетдинов Гусманга, тракторчы-Вәлиуллин Рафаэльга, агач башына менеп кранга агачны бәйләүче егетләр -Ахметшин Ильяска, (70 яшендә агач башында мәче кебек йөрүче) Муртазин Йосыф абыйга ,агачны кисүче егет(комплекс нәчәлнигы)Залалетдинов Минсагыйтькә, агачларны бунап, ботакларын өеп торучы егетләр-Нагимов Ильяс белән (мәдрәсә директоры) Иббатуллин Вәкилгә -Аллаһының рәхмәте булсын.Инде 3 көн зур хезмәт куйганнар.Целый бер делянка агач кисеп , зиярәтне чистартканнар .
Аллаһның нинди рәхмәте бар ,аларга яусын . Һич кайчан авырмасыннар, исәнлекле булсыннар .Аллаһы Тәгалә һәр ике дөнъяның байлыклары белән бүләкләсен үзләрен диеп дога кылдым.Сез авыл халыклары да шул кешеләргә, башка көннәрдә шунда чыгып хәләл хезмәтләрен куйган башка халыкларга да шулай дога кылыгыз!Барыбызга да шунда барасы.Бара тырган урыныбыз киң һәм якты булсын.Андый урында фәрештәләр дә күп була диләр бит.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев