Менә нинди кешеләр яши әле авылыбызда. Халәлем больницада ята. Бик быектым. Кулга эш бармый.Хәл дә, теләктә юк бер нигә дә.Шундый тешенкелекне азырак таратыйм әле диеп, үземнең өйнең икенче этажына менеп кунакладым да, аппатияне куар өчен кулыма гармон алдым.Икенче этаждан Шамилның кибет яннары, яшел болын, Сөлчә буасы уч төбендәгедәй.
Уйныйм! Үземнең күзем болында.Менә бер заман атаудан кулына чиләк тоткан, төптән салган- таза, әмма олы яшьләрдәге берәү , таудан тешеп, буа тирәсенә утырткан яшь тал төпләренә,елгадан чиләк белән су алып сибә башлады. Кем ул дисезме? Әлбәттә бу кеше Йосыф абый Муртазин иде. Мин аны күреп таныгач ,аңа сәлям йөзеннән гармонда “Шахтер көен “ уйныйм.Тәрәзә ачык.Гармон моңы барча болынны биләде.Йосыф абый гармон моңы кайдан килгәнен шәйләп алгач, миңа кул изәде.Күңелләр яктырып китте.Заманында аның белән бергә мәдрәсәдә эшләгән идек.Бу галәмәт эшчән, булдыклы кешене Аллаһы Тәгалә ничек безнең авылга бүләк ясап биргәндер.Ул директор булып кергәч, мәдрәсәне гөлләр итте .Мескен генә авыл мәдрәсәсе, шәһәр тибындагы, алардан да элгәрерәк, матур, төзек , современный бер уку йортына әйләнде.Безнең авыл мәдрәсәсен бетергән яшьләр 200 кешедән дә артып китте.Шуның белән паралель рәвештә авыл мәдрәсәсен тәмам итеп, гарәп телендә, тәҗвид кәгыйдәләренә муафыйк рәвештә Коръан укырга өйрәнмәгән авылда кеше калмагандыр. Йосыф абыйның шәкертләре ел саен Мөселманнар Диния Назәрәте уздыра торган Коран уку бәйгеләрендә -Казан, Чистай, Нурлат, Чаллы шәһәрләрендә беренче урыннар алып килделәр.Болар турында “Чишмәләр авылы Чәтрән” группасында күп яздым.Шулай ук мәдрәсәнең Хоккей командасы уңышларын да һәр елны яктырта килгән идем.
Йосыф абый Муртазин гомерен Воркута шахталарында эшләп уздырды.Аның күкрәген хөкемәтнең күп орден һәм медальләре бизи. Ул үзе аларны кешегә күрсәтеп йөремәсә дә, аларны күрергә насыйп булганы бар.Белмәгәннәр белегез-Хезмәт ветераны, шахтер, хоккейист, спортсмен, җырчы һәм гармонист ,мәдрәсә директоры.Болар барысы да аның мактаулы исемнәре.
Шулар белән бергә , булсын авылда авыл советы башкарган, булсын мәчет җәмәгатьчелеге кузгаткан эшләр-һәр берсендә алдан баручы булып менә шул кеше тора.Авылны яшелләндерү буенча эш булса да, авыл уртасында “Батырлар алеяссы” төзү дисеңме, коелар төзәтү, юлларны таш белән ныгыту, Елга суларны пычырактан тазарту, зиярәтттә чистарту эшләре-барысында да аның алдан баруы, үзе эшләп, үрнәк булып, башкаларны да үз артыннан йәретү-бу бары безнең Йосыф абыйга гына хас сыйфатлар.
Булган кешенең Йорт җире дә булган.Аның өе авылда бер өй-гөлләр иле.Гаиләсе Гөлия апа да үзенә ышап килгән –баскан җирендә су чыгара, кулыннан гөлләр түгелә .Бар җирләре, бакчалары, йорт , җирләре-барысыда шәһәрчә төзек. Алмагачлар һәм җиләк җимеш агачларына күмелеп утыра .Шәһәрнекеннән һич аерылмый.
Исәнлек, хәлләрен сорашкач, мин исем китеп болай диеп сораган идем: “ Йосыф абый!15-20 минутта, син 50 дән артык үсентегә икешәр чиләк су сибеп чыктың.Аллаһы Тәгалә исәнлек тә биргән икән.Ничек булдырасың.Мин синнән күпкә яшь булсам да болай булдырырлык исәнлегем юк”.
-Исәнлекне энем менә шул агачларның, елга, чишмәләрнең кылган догалары аркылы, Аллаһы Тәгалә бирә.Бары матурлыкны күрә белергә һәм саклый белергә генә кирәк. Мәчеттән чыкмыйча:”Алла бир! Алла бир!”-диеп утырып кына бер ни килми.Аллаһы Тәгалә гамәлен кылырга боерган.Бары шуннан соң гына матурлык та, байлык та, исәнлек тә килә ул.Шуңа да Аллаһ боерганча яшим дисәң-Җиргә бассаң эзең калсын, үзеңнән соң эшең калсын.
Менә оныгым белән апрель башында 25 үсенте утырткан идем.(Авыл советы утырткач кэҗәләр ашаган иде.Шулар урынына утырткан яңаларны) Су сипмәсәң алар китми бит.Матурлык эшләмичә генә тумый .Су-яшәү башы. Инде исәбем Сөлчә суы буенда, Сабан туй мәйданы кырыйларына әйләндереп тал үсентеләре утырту.Үземә 70 яшь тулу хөрмәтенә-70 үсенте утыртырга исәбем бар.Планда бар икән, Алла боерса үтәлер ул-исән булсак, авырамасак.
Чынлап та Йосыф абыйның бу изге теләге үтәлер Аллаһ боерса.Чөнки бит ул хәзерге Ахыр заман муллалары кебек матурлыкны, изге гамәлләрне-тел белән тигермән тарттырып кына башкармый, ә халәл көчен куеп башкара.Бик матур кеше- тышкы дөнъясы да, эчке дөнъясы да нур сибә.
(Дин башлыклары турында сөйләгәч, аларга карата күңелемдә булган б ер төерне дә искә алмый китеп булмас. Әллә туры сүзле кеше булганга, әллә күтләк булмый-дөрес кеше булганга, муллаларыбыз аны бик инәп бетермәделәр . Район мулласы Равил хазерәт тә шул исәптән.Мин үзем мәдрәсәдә эшләгән вакытта да, соңырак та Йосыф хазрәтнең районда булган муллалар җыелышына чакырылганын хатерләмим . Эш монда мәчет һәм мәдрәсәнең капма каршы якта торуында диеп уйлыйм . Мәдрәсә Ислам динен Пәйгамбәребез вакытындагыча чиста сакларга, яңалыклар кертүгә каршы булса, мәчетләр тел белән Пәйгамбәр сүзен сөйләп, гамәл белән шуңа каршы бардылар. Авыл уртасына потлар куюга мәдрәсә каршы тешсә, мәчетләр хуплады.Коръанда язылган Ибраһим сгвс шул потларга каршы көрәшкән. Ә авыл муллалары шул потларны, Коръан аятләре укып ачтылар . Мин бәлкем район мулласы Равил хазрәт бу каршылыкларны бетерер диеп уйлаган идем.Булмады. Ул да, Татарстан Диния Назәрәте дә, потларга каршы чыкмау гына түгел, үзләре башлап йөреп Шихабетдин Мәрҗәни хазрәтләренә пот бастырып куйдылар Казанда.Ничек Аллаһ алдында җавап бирерләрме икән димим, бу ахыр заман муллаларына гамәл үлчәве куелырмы икән димен.Шулай ук төрле мәҗелес һәм җыелышларда да, Йосыф абыйның хезмәтенә дөрес бәя биреп ,рәхмәт әйткән бер генә мулланы да хәтерләмим.Районның барча мәчет муллалары бушлай хаҗга барып кайттылар. Бу кешенең күңеле булсын диеп, ник аңа бер хаҗга баруны тәгъдим итсеннәр.Шул да булдымы Ислам дөреслеге .Гади акыл белән чагыштырып карагыз-мәчет мулласы һәм мәдрәсә директоры. Ислам динен күтәрүдә кайсының хезмәте зур? Моны аңлар өчен шуны онытмагыз-мәчетләрне алып барырга(Газга, утка.суга һб- халык ярдәм итә.Мәчетләргә җомга саен садака керә. Ә мәдрәсәгә бит андый садака керми.Ә ничек аны алып барырга,. Каян акча табарга.Әлбәттә мәдрәсәне алып бару ,бары шундый Йосыф абый кебек кешеләр генә алып бара алалар.Моның өчен ул үзенең вакытын, машинасын, пенсиясен җәлләмәде.Акча белән ярдәм итәрлек кешеләрен дә тапты, эшләде дә.Мәдрәсәнең бит әле Газ, ут, суга түләү белән генә эше бетми. Шәкертләргә китаплар кайтарту, ашату, эчертү, төрле кызыксыну өчен бәйгеләр уздыру, аларда бүләкләү .Акча средстволары байтак кирәк. Ул барысын да зарланмыйча гына, Аллаһының рәхмәте белән табып, эшен эшләп килде. Соңгы елларда олыгайды. Муллалардан ишеткән сүзләр дә күрәсен моңа сәбәп булгандыр.Мәдрәсәне ташлап чыгарга мәҗбүр булды. Аллаһ бу эшләргә үзе хөкемдар.Аңа тапшырылган гамәлләр Әлбәттә болар минем үз теләкләрем, сүзләрем генә) .Күршеләре дә аны зурлый һәм хөрмәтлиләр.Мәхаллә халкы, шәкертләр, авыл халкы -барысыда анарга рәхмәтле.Кемгә авырлык килеп, көннең нинди вакыты булуына карамый аңа мөрәҗәгать итсә, белә: Йосыф абый аңа таяныч булачагын, ярдәм итәчәген.
Авыл Сабан туйлары да Йосыф абый Муртазиннан башка узмыйлар.Мәйданда ул спорт буенча да, үзешчән сәнгать буенча да-үзе җырлый , үзе баянда уйный.Авыл советы нинди генә авылда бәйрәм, җыелыш, сайлаулар оештырмасын, Йосыф абый анда-йә сәхнәдә җырлый, йә булмаса ни дә булса оештырып йөри.Шуңа авыл советы да Йосыф абый Муртазинга зур рәхмәтле.
Әйе.Алма агчыннан ерак төшми диләр.Йосыф абый белән Гөлия апаның оныклары җәй көннәре авылга ялга кайталар.Башка балалар шәһәрдән кайтып, болында туп типкәндә, болар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9