Кайтмас жиргэ бик яшь киттен,
Кадерле, газиз балам.
Сагынуга тузэ алмыйм,
Кайтыр дип, котэм хаман.
Кунел зар елый юксынып,
Улым, оныта алмам...
Безне янган утка салдын,
Кадерле, газиз балам.
Киткэннэр бит кире кайтмый,
Ходайдан сорасанда.
Язмыш узенекен итэ,
Укереп еласанда.
Якты донья кук йозендэ,
Тулган ай йори йозеп.
Сагынуга йорэк эрни,
Узэкне озеп-озеп.
Ой артында шомыртым бар,
Чэчэген курмэс инде.
Син булмагач куз яшьлэрем,
Мэнгегэ кипмэс инде.
Гомерем сагышта утэр,
Сине сагынып балам.
Гомер юлларын утэрлек,
Сабырлык бирче Аллам!!!
Бала хэсрэтлэре бирмэ диеп,
Сорыйбыз без ялынып Алладан.
Бирмэ, Раббым,аерым кайгы-хэсрэт
Кон тумасын ябынып карадан.
Хэсрэт булгач барда авыр инде,
Баланыкы бигрэк авыр шул.
Бала бэгырь ите шунадыр да,
Йорэклэргэ каннар сава шул.
Жаныбыздан жан яратыла,
Озелеп тошэ бэгырь итеннэн.
Бала хэсрэтлэре тагын бирмэ Раббым,
Ялварамын,сорыйм,утенэм.
Бала хэсрэтлэре бирэ курмэ,
Туганыма, дуска, дошманга.
Кургэннэргэ сабырлыгынны бир,
Ярдэменнэн берук ташлама!!!
Эй Раббым!!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев