Туган көн.
Соңгы вакытта бигерәк дөнъя зур тизләнеш алды. Аннан калышмаска тырышып миндә кампютердан тешеп тә диярлек тормыйм.Вертуаль дөнъяга кереп чумдым. Юкса бу дөнъяда
то баш, то бил авырта.Җитмәсә авылда барсыда карт –коры.Аларның урамга чыгып зарланганнары бетенләй туйдырды. Шуңа вертуаль дөнъяда бер 40 яшкә яшәрдем дә, яшерәк кызлар белән дуслашып китеп, мәхаббәт хисләренә кереп баттым.Чынлап та файдасы бар икән. Аяк, баш авыртулар бетте. Йерәк тә яшәреп китте.Яшиселәр килеп кенә тора.Кызлар белән сведаниедән, сведаниегә чабам.Эзгәләнәм, янам .Кыскасы весь хисләр дөнъясында.
Анын бит әле шайтаны да шул чак котыртып куя.Тукта әле мин әйтәм, кызга әйләнеп карыйм әле.Анда ничегерәкме икән мәхаббәт романнары.Бик чибәр яртылаш ялангач ханым фотосын интернеттан табып куйдым.Китте малай егетләрдән мәхаббәтләрен анлату.Утырырга ход калмады.Барысыда сведание сорый.
Языша торган дуслар, кавалерлар саны 3000 җитте бер заман.Иркенләп малай интернетта утырырга ход бетте.Хатын кыз булу яман нәрсә икән.Тукта мин әйтәм улим булмаса.Үлуем турында белдеру элеп куйдым .Шулай кечкә ычкындым.Аллаһка , әле дә ярый мужик итеп тудырганына рәхмәтләр укыдым.
Инде мин әйтәм интернетта егет булып кына утырыйм әле димен.Кая малай! Китте бер заман кайгымны уртаклашулар Бер атна барды.Кунелем улде даже шундый уртаклашулардан.
Тукта мин әйтәм берәр чара курим.Курә торып улеп булмас-куңелемне кутәрим. Тоттым да туган көнемне үзгәртеп куйдым.Китте бер заман котлаулар.Ишелә генә малай.Настроение яхшыра бара.Тукта әле мин әйтәм тагын туган көнне бер атнага алага кучерим.Тагын котлаулар ява.Кабул итеп бетереп булмый.Шулай күчерә- күчерә бер елга 100 мәртәбә туган булып чыктым. Настроение кутәрелде малай . Кутәрелмәс иде, анын бит әле бушлай бүләк салучылары арасында, реаль акча салучылары да бар.Акча шактый җыелды.Яхшы булды әле.Малайга машина алып бирдем.Малай студент –машинасы юк.Бу инде минем хазер бизнеска әйләнде.Дусларым 10000 артып китте.Шунысы кызыклы-акчалата бүләк салган дуслар, бер атна мина акча лата бүләк салганын оныталармы шунда, әллә башлары бетенләй вертуальга әйләнгәнме-елга 60 ар кат акча салалар.
Инде тагын дополнителтный 3 кампьютер алдым.Алары чит ил халкы белән аралашам.Алардан акча евро белән дә, марка, доллар белән дә килә.Вәт малай яшәтә дә инде бу вертуаль дөнъялар.
Файдалы ягы булды, байтак телләрне өйрәндем Акча дигәнең ямсез нәрсә дә инде Мәктәптә ун ел укып та өйрәнә алмаган немес телен бер атнада, инглиз телен 10 көндә словарь белән сөйләшерлек булдым бит әй.Мәрхум Габбасс абый гына курә алмады, минем ничек нимесчә сиптергәнне.Ишетсә бик сөенгән булыр иде.Мәктәптә минем белән шул немес телен өйрәтеп нык иза чикте бит мәрхум.Шунда менә акча биргән булса бәлкем тиз өйрәнеп китеп берәр чит ил посольствасында тәрҗемәче булып яшәгән булыр идем.Гомерем авылда фермада бук тугеп утмәгән булыр иде
Сер итеп кенә әйтәм, хатын ишетмәсен-вертуаль дөнъяда кампьютер саен 10 шар хатыным бар бит.Өйләнеп җ ибәрдем. Целый гарем . Элекеге төркия патшаң ягада торсын Дөрес хатыннарым карт. Но акчалары яхшы килэ.Димәк иркә сузләрне җәлләмим.
Әлбәттә гаремны тоту эчен яшь кызларга азырак акча чыгымы бар инде.Шунсыз производства бармый бит ул.Только чур янымдагы әбием ишетмәсен. А то сонгы көннәрдә кызыксына башлады: “Ни өчен акча кереме кими башлады?” –ди бит. “Эшләмисен, картайдын .Яшерәк бабай юкмы икән. Мин дә уземә кампьютер сатып алам”- диеп сөйләнә бит карт җүләр.Кем карасын инде ана- эби кешегә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев