Бүген мишәр халкының килеп чыгышына карата булган бер китап укып чыктым интернетта.Шунда мишәрләрнең Нижгар өлкәсендәге, Мишә елгасы буенда яшәгән халыклар булуы турында язылган.Ул төбәктәге мишәр халкының”Ц» харефе белән сөйләүләрен дәлил итеп тә китергән автор. Шуны укыгач чынлап та безнең авылда халык мин бала чакта “Ц» харефе белән сөйли иделәр. Бабайлар сөйләве дә, борынгы бабайларның 16 гасырда Нижгардан көчләп чукындырудан качып, бу төбәккә утыруларын дәлили.Шуннан соң башыма “Цап “ итеп бер уй килде бит. Мин әйтәм киләчәктә безнең халыкның кайдан килгәнен билгели башласалар , галимнәр саташырга можетлар бит. Авыл халкы тулаем хәзер “Ц” –харефен ташлап, “Ч” харефе белән сөйли башлады бит. Галимнәр киләчәктә точно саташачак инде. Безнең туган телебезне бозып сөйләшүгә ,әлбәттә бала чактан укыткан укытучыларыбыз нык тырыштылар.Бәлкем Татарстан ком партиясенең дә политикасы шулай булгандыр.Татар халкын бер итеп күрсәтәсе килгәндер.Ни булса булды, мишәр диалекты бозылды, галимнәр саташачаклар моның белән.
Хатердә беренче класста укыган вакытта, укытучыбыз Хаять апа безне тырышып-тырышып татарча- әдәби телдә сөйләргә өйрәтү өчен, бар көчен куйды:
-Тыңлагыз балалар! Сөйләгәндә “Ц”- харефе белән сөйләмәгез! “Ц” харефле сүз очыраса, “Ч “-харефе белән сөйләгез.Шулай сөйләсәгез әдәбиятча сөйләгән буласыз.Шуңа да без тырыша-тырыша “Ц” –харефен, “Ч” –харефенә алмаштырып сөйләргә өйрәнә идек. Шунлыктан бездә ике тел бардлыкка килде: Мәктәптә чыкылдатып, өйдә цыкылдатып сөйләү телләре.
Әле дә хатердә, Әлифбаны өйрәнгән чакта,”Ц”-харефен өйрәнүгә җиттек.Шунда күрмәгән нәрсәләр калмады инде.Укытучыбыз “Ц” харефен өйрәткәч, укытып карый.Әмма барыбыз да «Ц»-харефен-”Ч” диеп укый.Укытучы тәмам аптырады.
-Апа! Сез бит үзегез “Ц»- харефен уку дөрес түгел дидегез. Ә үзегез «Ц»-белән укыйсыз.
Укытучы тегеләй дә аңлатып карый, болай да, ә без һаман чыкылдата бирәбез: Чирк, чиган, чимент, һ.б.
Әмма әдәбият укытучылары тырышлыгы аркасында ,безнең авыл азырак татарлашты бит.Кәһәр суккан”Ц « харефен, халык акырынлап «Ч “ –харефенә алыштырып бетерде.Дөрес мишәрлектән чыгуын чыга алмадык, әмма цыкылдатудан, чыкылдатуга күчеп беттек.Тагын бер ничә буыннан соң “Ч “ харефен дә бәлкем татарча , әдәбиятча өйрәнеп беткән булыр идек.Әмма..... .
Әмма бу безнең тырышу дөрес булмаган икән бит.Телне бозып, без хазер борынгы мишәр бабайларның цыкылдатучы Нижгар төркеменнән, чыкылдатучы типтәр төркеменә күчкән булабыз бит.Бу бит тарихны бутау, бозу булачак.Галимнәр киләчәктә саташачаклар.Шунлыктан тизерәк мәктәптә татар телен укытканда, балаларны кабаттан чыкылдатып сөйләшүдән, цыкылдатып сөйләшүгә күчереп укытырга кирәк.Тарих шуны сорый җәмәгатЬ!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев