Хәйран калып көн дә күзәтәм
Һәр көнемне сагынырлык итеп
Рәхмәт укый-укый озатам.
Таң алдыннан көн дә уянам да
Елмаям мин, Аллага шөкер дип
Төн пәрдәсен ачкан шәфакъ нурын
Үз күзләрем белән күрәм бит.
Кояш чыкса, аңа рәхмәт укыйм
Тиңсез нурын безгә чәчкәнгә
Кояштай бул кызым дия иде
Әнкәм миңа һәрчак үскәндә.
Ак болытлар йөзсә зәңгәр күктә
Кул болгыймын рәхмәт Сезгә дип
Аллага шөкер, ак болыттай бүген
Адымнарым шундый җиңел бит.
Яңгыр яуса, ап-ак кар яуса да
Сөенәм мин сабый бала сыман
Саф тамчылар биттән үпкән чакта
Балачакка кайткан сыман булам.
Җилләремне, назлы җилләремне
Мин яратып сердәшләрем димен
Үзем генә белгән серләремне
Сердәш итеп тик аларга сөйлим.
Айлы Төнем, сиңа рәхмәтләрем
Серле иткән өчен син мине
Хыялларга чумдырганың өчен
И яратам инде мин сине.
Кошларыма рәхмәт! Мин алардан
Үрнәк алып яшим канатланып
Таң биюе биим алар белән
Яңа туган көнгә шатланып.
Табигатем, гүзәл табигатем
Гашыйк булам сиңа көн саен
Туган җиремме ул, торган җирме
Барысына гашыйк җанкаем.
Тыныч күгем, сиңа мең-мең рәхмәт
Мең-мең рәхмәт ата-бабаларга
Матур тормыш бүләк иткән өчен
Көн дә дога кылам мин аларга.
Якты дөньям, нинди гүзәлсең син!
Мин яратып сине туялмыйм...
Рүзилә Гатауллина
https://nyagan.life/news/ekonomika/sotsialnye-pensii-v-rossii-planiruyut-proindeksirovat-na-14-75
https://www.salonav.com/arch/2025/02/cd-proigryvatel-luxman-s-dvojnym-capom.htm
https://www.solidarnost.org/news/putin-poruchil-pravitelstvu-otregulirovat-vozvraschenie-inostrannyh-kompaniy-na-rossiyskiy-rynok.html
https://www.dgl.ru/reviews/luchshie-naushniki-dlja-puteshestvij-2025-goda-vybrannye-nashimi-testirovshhikami.html
https://liferbc.ru/news/67ae7d5a9a79473542a6e96e
https://www.dgl.ru/reviews/luchshie-mp3-pleery-2025-goda-dlja-ljubogo-bjudzheta.html
https://podolyaka.ru/svezhee-izobrazhenie-stroyaschegosya-na-ao-admiralteyskie-verfi-vtorogo-ledokolnogo-patrulnogo-korablya-nikolay-zubov-proekta-23550-dlya-vmf-rf-sankt-peterburg/
https://podolyaka.ru/5-zapretnyh-mest-v-okeane-kuda-ne-zaplyvayut-podvodnye-lodki/
https://1prof.by/news/stil-zhizni/posadka-percza-na-rassadu-v-fevrale-marte-2025-osnovnye-pravila-i-blagopriyatnye-dni-po-lunnomu-kalendaryu/
https://www.inmyroom.ru/posts/40114-kak-specii-pomogayut-kontrolirovat-ves-ot-chyornogo-perca-do-kajenskogo
https://put-okt.com/articles/eto-interesno/2025-02-20/prezident-rossii-otvetil-na-voprosy-zhurnalistov-4130364
https://xn--24-dlcte5bh4g.xn--p1ai/obshhestvo/69795-deputat-demchenko-ministr-inostrannyh-del-rf-sergej-lavrov-rasskazal-o-perezapuske-diplomaticheskih-otnoshenij-rossii-i-ssha
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев