Ничек дога кылырга? Ничек кылу тыела? Аллаһы Тәгаләдән ничек шифа сорарга? Куркыныч хәлләрдән саклану догалары
Һәрбер гыйбәдәтнең башкару әдәбе булган кебек дога кылуның да үз әдәбе бар. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) өйрәтеп калдырган кагыйдәләргә тукталыйк.
✅ Һәр бер доганы кылыр алдыннан Аллаһу Тәгаләгә мактау-шөкерләр һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйтергә. Бу хакта Әбу Дауд һәм Тирмизидән килгән хәдистә шулай белдерелә. “Көннәрдән бер көнне Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) мәчеттә бер кешенең Аллаһка дога кылып торганын күрә. Әлеге адәм үзенең догасын Аллаһу Тәгаләне мактамыйча, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйтмичә башлый. Шунда Пәйгамбәребез (с.г.с.) : “Бу кеше ашыкты !”-, ди һәм бераздан аны Үз янына чакырып ала да түбәндәге сүзләрен әйтә: “Әгәр берәрегез Аллаһу Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итәргә теләсә, башта Бөек Раббысына мактау-шөкерләр әйтсен, аннары Пәйгамбәргә салават әйтсен һәм аннан соң үзенә нәрсә теләсә, шуны сорасын!”
✅ Аллаһу Тәгалә каршында үзеңнең гөнаһлы, хаталы икәнеңне танырга. Ул кушканнарны тиешенчә үтәмәвеңне белдерергә. Сораган чакта басынкылык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белән сорарга .
✅ Дога кылганда тәһарәтле булу яхшырак санала, кыйбла ягына карау, кулларны күтәрү тиешле.
✅ Догада даими булу, дога кылудан ялыкмау, кабул булачагына ныклы ышанып сорау.
Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.с.) түбәндәгеләрне әйткән. “Сезнең берегез дога кылганда “Аллаһым! Теләсәң мине гафу ит, теләсәң миңа мәрхәмәт ит”, -димәсен. Теләгәнен ачык итеп, аңлаешлы тел белән сорасын. Чөнки Аллаһны мәҗбүр итә торган һич бер көч юктыр. “Дога кылганда ныкышмалылык һәм дога кабул булырына чиксез ышаныч белән ялварыгыз, сез сораган нәрсәләр Аллаһу Тәгаләгә бик җиңел, Аның кодрәте чиксез ”. (Бохари, Мөслим).
✅ Үзеңне, балаларыңны, малыңны каргау тыела.
Сөекле Рәсүлебез (с.г.с.) бу турыда шулай кисәтте: “Үзегезне, балаларыгызны, малыгызны беркайчан да каргамагыз. Чөнки Аллаһу Тәгаләнең догаларны кабул иткән чагына туры килеп аларның кабул булуы мөмкин”. (Мөслим).
✅ Дога кылганда пышылдап, үзең ишетерлек итеп сорарга.
Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) болай кисәтте : “Әй кешеләр, үзегезгә кыенлык китермәгез, чөнки сез ишетмәгән, ерактагы заттан сорамыйсыз, бәлки Ишетүче, кырыгызда сезгә бик якын булучы Затка мөрәҗәгать итәсез”. (Бохари).
✅ Чын йөрәктән, ихласлык белән Аллаһу Тәгаләгә ялвару тиешле.
Хәдис: “Дога кылсагыз ихласлык белән, чын йөрәктән аның кабуллыгына ышанып кылыгыз. Аллаһу Тәгалә гафил йөрәктән чыккан доганы кабул итми”. (Тирмизи).
✅ Шигырь шәкелендә, такмаклап дога кылу тыела. Пәйгамбәребез (с.г.с.) һәм Аның сахабәләре (р.г.) беркайчан да алай эшләмәде.
✅ Бәла-казадан котылу өчен ачкычлар.
Бәла-казалардан, авырудан, кыенлыктан котылу өчен кайбер догалар бирәбез. Башында һәм ахырында Аллаһу Тәгаләгә мактау-шөкер, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйткәннән соң түбәндәгеләрне укырга мөмкин.
✅ “Фатиха” сүрәсе. Бу Коръәндәге иң бөек сүрә, тулы Коръәнне эченә сыйдыра. Ул бөтен авыруларга шифа, догалар кабул булуга сәбәп. Авырткан урынга куеп җиде кат укып, Аллаһу Тәгаләгә дога кылып шифа сорарга мөмкин. Догалар кылу өчен аны күп тапкырлар укып, Аллаһу Тәгаләдән ярдәм сорарга була.
✅ Гөнаһларыбызга тәүбә кылу доганың кабуллыгына ирештерә. Түбәндәге тәүбә догасын өч тапкыр уку, Пәйгамбәребез (с.г.с.) гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булыр, диде.
✅ “ӘстәгъфируллааһәльГаҙыыймәлләҙии ләәәә иләәһә иллә Һүвәль- Хәййүль- Каййүүмү үә әтүүбү Иләйһи”. (3 кабат) (әстәгъфируллааһә- Аллаһның гафу итүен сорыймын; әлләҙии-шул Зат; ләәәә иләәһә- юк иләһ, табына торган зат; илләә Һүвә- Аннан башка; Әль-Хәййү- Тере Булучы; Әль-Каййүүмү – Мәңге Булучы, Куәтле; вә әтүүбү- тәүбә кыламын; Иләйһи – Аңа, Аның алдында).
✅ “Әллааһ. Әллааһ Раббии, ләә үшрикү биһии шәй-әә”. (Аллаһ- гарәбчәдә “ә” хәрефе белән әйтелә, “Раббии- Раббым минем ; ләә үшрикү-ширек, тиңдәш кылмыйм; Биһии-Аңа; шәй-әә- бернәрсәне дә).
✅ “Ләә хәүлә вә ләә ҡуввәтә илләә Билләәһ”. (Ләә-юк, хәүлә-хәл; вә- һәм; ләә ҡуввәтә- юк куәт; илләә-фәкать; Билләәһ-Аллаһу Тәгаләдән генә, Аның кушуы буенча гына). Каты авыру кешегә даими рәвештә шуны кабатларга кирәк, кешегә көч-куәт бирә, хәлне җиңеләйтә.
✅ “Хәсбүнәллааһу үә нигмәль-Вәкииль”. (Хәсбүнәллааһу- Аллаһу Тәгалә безгә җитәрлек; үә- һәм; нигъмәл-Вәкиил- Ул күркәм Яклаучы). Пәйгамбәребез (с.г.с.) һәм Аның сахабәләре авыр хәлдә калганда шул доганы күп әйттеләр.
✅ “Ләә иләәһә илләә Әнтә, Сүбхәәнәкә, иннии күнтү минәҙҙаалимиин”. (Ләә-юк; иләәһә- иләһ, табына торган зат, илләә Әнтә- Синнән башка. Сүбхәәнәкә- Син бөтен кимчелектән пакьсең; инни- чынлыкта мин; күнтү- булдым; минәҙҙаалимиин- үз-үзенә золым кылучылардан. Ягьни Аллаһу Тәгалә кушканнарны үтәмәүче, гөнаһлар кылып үзенә золым кылучы). Бу Юныс (г.с.) пәйгамбәрнең догасы, балык карынында ятканда кырык көн буена шуны укыды, котылуына сәбәп булды. Без дә догабыз кабул булсын һәм бәлаләрдән котылу өчен шуны күп кабатлый алабыз.
✅ Догалар кабул булсын өчен бу ачкычларның берсен генә дә, яисә бер ничәсен, яисә бөтенесен укырга була. Әмма тәүбә догасын һәр вакыт кушарга тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) “Әстәгъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи” дип иртәле-кичле йөзәр кат тәүбә кылуны гадәткә кертергә өйрәтеп калдырган.
✅ Шифа сорап Аллаһка ялвару үрнәге.
Адәм баласы нинди генә авыруга тарыса да, шифа сорап Аллаһка ялварырга, күп догалар кылырга, догадан ялыкмаска тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) өйрәткән ысуллар: тмин, кыст-әль-һинди, хельба, бал белән, хиҗама ясау һәм шулай ук табиплар тәгаенләгән дарулар белән дә дәваланырга мөмкин. Әмма шифаны бары тик Аллаһу Тәгалә бирүен онытмаска кирәк. Бөтен ысуллар бары тик Ул теләсә генә ярдәм итә, шифа бирә ала. Шуңа да иң тәүдә Аннан шифалар, ярдәмнәр сорарга. Гәзит укучыларыбызга шифа сорап дога кылу үрнәген бирәбез.
✅ Дога
Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Әллааһуммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим.
Йәә Рабии ! Йәә Аллааһ! Йәә Раббии! Йәә Рахмәән! Сиңа гына иман китердем: “Ләәәә иләәһә илләллааһ”. Синнән башка табыныр Зат юк. Бары Син генә табынырга, гыйбәдәт кылырга, ярдәм сорарга лаеклы Затсың. “Мүхәммәдүн расүүлүллааһ”. Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм Аллаһның рәсүле, динне өйрәтергә җибәрелгән Илчесе дип Пәйгамбреңә (с.г.с.) иман китердем. Синең фәрештәләреңә, китапларыңа, пәйгамбәрләреңә, кыямәт көненә, үлгәннән соң терелеүгә, тәкдирнең якшысы да, яманы да Синнән булуына иман китердем.
Әй мәрхәмәтле Раббым! Бу авыруны миңа син бирдең, шифасын да бары тик синнән генә сорыйм. Аны гөнаһларым гафу ителеүгә сәбәп ит, бөтен гөнаһларымны гафу ит. Әгәр гомерем бетеп, ахирәткә күчә калсам,“Ләәәә иләәһә илләллааһ” сүзләре белән, гөнаһларым гафу ителгән хәлдә Үз каршыңа кайтырга насыйп ит, мөселман хәлемдә җанымны ал.
✅ Йәә Шәәфии! Йәә Әллааһ! Әй шифа бирүче Аллааһ! Кулларымны күтәреп Синең ярдәмеңне сорыймын. Шушы авыруыма шифаларыңны бир! (3 кат).
✅ Әй мәрхәмәтле Раббым! Миңа сәламәтлек бир. Авыруымнан терелеп Үзең кушкан гамәлләрне үтәргә, Ислам динендә йәшәргә насыйп ит. Хәерле, бәракәтле, озын гомер бир, ике дөнья бәхет-сәгадәтләрен насыйп әйлә. Әәмиин.
✅ Әлхәмдүлилләәһи Раббиль-гәәләмиин. Әллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим.
Авырган чакта “Ләәәә иләәһә илләллааһ” зикерен даими кабатларга һәм туктаганда “Йәә Раббым, Берсең, Барсың, Синнән башка табыныр Зат юк, ярдәмнәреңне, шифаларыңны бир” дип тәмамларга мөмкин. Бу-иң бөек зикер, кешене Аллаһу Тәгаләгә якынайта, догалар кабул булуга сәбәп була.
✅ Саклану өчен калкан
Авырудан, кешеләрдән һәм җеннәрдән булган зыян һәм зарардан саклану өчен “Аятуль-Курси” аятен, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укып йөрергә. Иртәнге намаздан соң һәм йокларга ятканда шуларны укып кулга өрергә һәм бөтен тәнне һәм ята торган җирне сыпырырга кирәк. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) саклану өчен шулай ук ике кыска дога өйрәтте. Шуларны сезгә тәкъдим итәбез.
✅ “Бисмилләәһилләҙии ләә йәдурру мәгәсмиһии шәй-үн филь-әрдый үә ләә фиссәмәәәә-и үә Һүвә-Ссәмиигуль- Гәлиим”. (3 кабат). (Бисмилләәһи- Аллаһ исеме белән; әлләҙии- шул Затның; ләә йәдурру- зарар китерә алмый; мәгәсмиһии- Аның исеме белән; шәй-үн- бернәрсә дә; филь-әрдый- җирдә; үә-һәм; ләә фиссәмәәәә-и- һәм күкләрдә дә; үә Һувә- һәм Ул; Әссәмиигу- Ишетүче; Әль-Гәлиим- Белүче). Мәгънәви тәрҗемәсе: “Җир һәм күкләрдә булган бернәрсә дә Бөек Зат булган Аллаһның исеме белән булгач зарар китерә алмый, чөнки Ул- Ишетүче, Белүче”. Шул доганы ныклы ышану белән кояш чыкканчы өч, кояш баегач өч кабат укыган кеше Аллаһу Тәгаләнең сагы астына керә, аңа бернәрсә дә зарар китерә алмый.
✅ “Әгүүҙү бикәлимәәтилләәһиттәммәәти мин шәрри мәә халәҡа”.
(Әгүүҙү- сыенамын; бикәлимәәтилләәһи- Аллаһның сүзләре белән; әттәммәәти- камил булган; мин шәрри- зыяныннан; мәә- нәрсәләрне; халәҡа- Ул яралтты, юктан бар кылды;). Мәгънәви тәрҗемәсе: “Ул яралткан бөтен нәрсәләрнең зыяныннан Аллаһуның камил сүзләре белән Аңа сыенамын”. Бу доганы да кояш чыкканчы һәм кояш баегач өчәр кат укырга. Һәр бер яңа урынга баргач, бинага кергәндә, кайда да булса тукталганда укыган кешегә бу урынннан киткәнче бернинди дә зыян килми. Бу кешеләрдән һәм җеннәрдән килгән зыянга да, вирусларга да кагыла.
Фатыйма Фаткуллина,
Уфаның “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.
"Өмет" Гәзитеннән алынды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев