Усал идем! Шуның өчен дә шул
Гөнах-фәлән диеп тормадым,
Зәңгәр төндә, күрше карчыгының
Ак әтәчен кереп урладым.
Шушы әтәч өчен, явыз карчык
Каргый-каргый теләк теләде.
Дөнеңнән яз явыз , урыс-диде
Кабул булды аның теләге.
(Х, Такташ)
Барчабызга да яхшы таныш бу шигырьендә ,Такташ бабай безгә ни турында сөйли.Шуның мәгънәсен хәзер заман иман ягы сай булган кешеләргә азырак язып үтәсе килде.
Сүз монда әлбәттә деннән язу, ягъни диннән язу, динсез калу, имансыз калу турында бара.Моның мисалы итеп Такташ бабай дини шәригатьтщ харам диеп аталган гамщл кылуны, диннщн яза башлауга мисал итеп китерә.Ислам шәпигатье буенча белбез- харам гамәлләр кылу, мөселман кешене боза, аның иманын бетерә,Ягъни андый кеше Аллаһ җазасыннан курыкмый башлый-иманыннан акырынлап яза.
Әйе дини шәригатьебез нәкъ такташ бабай язганча өйрәтә. Ә бит җамагать шәригатьебездә иманнан язу турында бик ныклап искә алынмаган гамәлләр дә бар(Басым ясап).Әйе.Сүз монда кешенең үз ана теленнән, ислам дине тотмаган халыкның телен үзләштереп, инде уйларын да шул телдә уйлаучы халык турында-манкортлашу турында бара.Такташ бабай шигырьендә ул бер сүз белән_" Явыз урыс" сүзе белән аңлатыла.Карап торышка бер карчыкның сүзеннән келеп, имансыз телдә әйтелгән сүз булсада, анда тирән мәгүнә ята.
Заманында Руссия патшалары мөселман халыкларны көчләп чукындыру сәясәте алып барганнар.Аның төбендә бары бер нәрсә булган-мөселман халкын урыслаштыру, манкортка әйләндерү .Әмма моңа татар халкының иманы, ана теле каршы тырган.Әлбәттә дини шәригать тә татарны урыслашудан саклаган.Бала туганда фитрый иманы белән туа.Аннары соң акылы камилләшә башлагач ул иманны инде үзе җыя , арттыра башлый.Бу иман гамәли иман, була Бала аны үз ана телендә аңлый башлый.Димәк гамәли иманы кешенең үз ана теленә корылган, шуңа анардан башка андый иман зәгыйфләнә.Сүз монда язганымча мөселман кешенең башка диндә булган халыклар теленә күчеп, алар телендә уйлап яши башлавы, ана телен онытуы турында бара.Тел белән инде иман да зәгыйфләнә җәмәгать.Cүз әлбәттә ислам динен тотучы башка халыклар телен өйрәнүне, шул телдә уйлауны эченә алмый.Чөнки иман бер үк бит.
Шуңа күрә борынгы бабайлар моны яхшы аңлаган, белгән.Урыслар ничек булсада татар халкын аракы эчертүгә мәкер кормасын, мөселман шәригатьен тоткан, фарызларын үтәгән, харамга кереп иманын бозмаган.Аракы белән эш барып чыкмагач, хрестианнар мөселманнарга мал белән кызыктыра башлыйлар.Кем чукынса, проваславияне кабул кылса, аларга мал, җир, морзалык, кенязлек титуллары биреп, налогтан азат иткәннәр, солдатка рекурт ясап алмаганнар.Әмма мөселман кешене дөнъя байлыгы кызыксындырмый бит.Алар дөнъя малына диннәрен сатмый. Болай а барып чыкмагач хрестиан поплары башлап татар халкын, башка мөселман халыкларын иң авыр эштә эшләргә мәҗбүр итәләр, сугшәларга солдат ясап алып мөселманнарны кырдыралар, ачлы туклы яшәтеп үрчуен туктаталар.Иван грозный вакытында татар халкы саны урыслардан күберәк булган чынлыкта.Хәзергесе вакыт татар халкы урыстан 100 тапкыр аз.
Армия хезмәтенә алынган мөселман егетләре харам ашарга мәҗбүр ителәләр.Шулай ук урыс телен өйрәнеләләр көчләп.Юкса шунсыз армиядә хезмәт итү мөмкинлеге булмый. Динне, мәчетләрне, мәдрәсәләрне бетерү, муллаларны кырулар турында беләсез инде, кабатламыйм.Мөселман кешегә бит фарыз үтәргә , гыйбәдәткә мәчет булуы әһәмиятле түгел.Аның өчен бар җир дә мәчет.Ә менә мәдрәсә җимерелүе начар әлбәттә.Чөнки мәдрәсәдә балаларга беренче иман салына бит.Анысына да юл табыла, балаларны муллалар өйләрендә укыта башлый.
Мәчетләр ватуның файдасыз икәнен аңлаган поплар инде власть аша муллаларны патшага тугырылыклы итеп ант иттерү өстенә, аларның урысча белүен дә муллалыкка шарт ясап куялар.Ягъни ничек булса да татарга рус теленә күчүне , өйрәтүне кертергә тырышканнар.Укыс теленә күчүне , аны өйрәнүне соңырак татарның прогресслы сыйныфы саналган яшҗ мулла халкы, фән галимнәре дә халыкны пропогандалый.Ягъни татар артта калган надан халык.Фән бары урыста диеп аңлатулар, татар халкының акырынлап урыс телен өйрәнә башлавы, урыс мәктәпләрендә укуларына илтә.Әлбәттә телнең урысчага эйләнеп бетәчәген олылар(Аларны кадимчеләр, искелеккә ябышучылар диеп атаганнар_ Яшь халыклар, фәнгә тартылучылар-Җәлилчеләр, яңалык кертучеләр диеп аталган.Шуны аңлаган кара халык күп еллар үз авылларына урыс теле кертүне, фән укытуга каршылык күрсәтеп килсәләр дә , ахыр чиге җиңелгәннәр.Татар халкы хәзер инде тулаем булмаса да маңкортлашып бетеп бара.
Җәмәгать шуны аңларга кирәк, мин монда урыс халкын, йә булмаса татар халкын гаепләргә җыенмыйм.-Вәт сезнең аркада гына, татар имансыз, телсез калды -диеп.Юк. Шуны мин аңлатып кына китәм_болар бар да халыклар язмышы.Димәк җирдә татар дигән халык дини иманнан, фани иманга күчергә тиеш диеп, Аллаһы Тәгаләнең язмышы җиргә тешерелгәннән шулай эшләнелгән.Язмыш кешеләр белән идәрә итә.Шуңа да харап булдык, динсез калдык диеп уфтанырга кирәкми.Чөнки Аллаһы Тәгалә әйтә, кеше минем язмышымны күргәч, харап булдым, бик начар хәл диеп уйлый, әмма аның үзенә зур бәхет, шатлык икәнен аңламый-ди.
Барсыда Аллаһ язмышы буенча эшләнелә җәмәгать.Щ инде татар теленең бетү-бетмәүе то ңе халыктан түгел, Аллаһы Тәгалә язмышыннан тора.
Аллаһ Бөек!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев