Татар авылындагы фаҗига
Шул исемдәге документаль китапны мин әле узган гасыр азагында ук укып, бик тетрәнгән идем. Мансур Хафизованың " Трагедия в татарской деревне" дип аталган китабы 1999 елны Түбән Новгород шәһәрендә басылып чыкты, бер елдан Казанда аның татарчасы да дөнья күрде. Китапта Сергач өязенең Семочки ( Семеновская) татар авылында 1919 елны булган канлы вакыйгалар тасвирлана. Исеме русча булса да, ул саф татар-мишәр авылы. Бу якларда шактый гына татар авылларының атамасы русча, кайбер татарларның фамилияләре дә русча, бу узган гасырларда төбәктә булып узган көчләп чукындырулар нәтиҗәсе.
Кеше ышанмаслык хәл - 1919 елның 13-15 гыйнварында шушы Семочки авылында, бернинди судсыз- нисез, илледән артык ир- атны атып үтерәләр. Бу җинаять совет власте исеменнән эшләнә, имеш, Семочки авыл яшьләре кеше талап йөргән берничә коммунистны үтергән, шуңа җавап итеп, кораллы гаскәр китереп, авыл ирләрен кырып салалар. Имеш, авылда контрреволюцион көчләр совет властена каршы күтәрелгән, шуңа күрә, аларны бастырырга, юк итәргә кирәк, дигән карарга киләләр. Бу җәза операциясе белән Сергач өязе ЧК рәисе Н. И. Михельсон һәм өязенең хәрби комиссары М. Н. Санаев җитәкчелек итә, комиссия әгъзасы, "үз татарымыз" Ибраһим Алеев аларга бу җинаятьне тормышка ашырырга ярдәм итә. Төнлә авыл ирләрен кораллы конвой астында волость советы бинасына китерәләр, анда Михельсон һәм Санаев алардан формаль рәвештә сорау алган булып кылана, атып үтерергә дигән карарга киләләр һәм шунда ук үзләре атып та үтерәләр. Татарлардан бу канлы үч алуны тарихчы Мансур Хафизов менә ничек тасвирлый:
"... Чираттагы корбанны әле генә атылган кеше егылып төшкән шул ук канлы эскәмиягә утыртканнар. Палачлар муллалар белән аеруча рәхимсез мөгамәлә кылганнар: аларны, нинди яшьтә булуларына карамастан, прикладлар белән кыйнаганнар, чишендергәннәр һәм сөйләшеп тә тормастан атып үтергәннәр. Атар алдыннан һәлакәткә дучар ителгәннәрнең һәммәсеннән акчаларын, кыйммәтле әйберләрен: йөзек, сәгать, күзлек һәм башкаларны алганнар. Восстаниедә катнашучы дип исәпләнгәннәрнең күпчелеге 1919 елның 13 нән 14 гыйнвар төнендә атылган. 14 гыйнвар иртәсендә волсовет бинасы тирәсендә утыздан артык мәет күлмәк- ыштаннан гына аунап яткан. " ( Мансур Хафизов. Татар авылындагы фаҗига. - Казан. 2000,50 б.)
Үтерү һәм талаулар икенче көнне дә дәвам итә, үтерелгәннәрнең гаиләләреннән зур суммада штрафлар таләп итәләр, авыл халкын кычкыртып талыйлар, авыру картларны мич башларыннан өстерәп төшереп, атып үтерәләр. Мәетләрне, ботларыннан сөйрәп, Семочки һәм Пашат авыллары арасындагы Бүре чокырына китереп ташлыйлар һәм шунда күмәләр. Кабер казучы татарларның да кайберләрен шунда ук атып үтерәләр...
Бу канлы вакыйгалар турында хәбәр Түбән Новгородка кадәр барып җитә, губернаның татар бүлеге бу җинаятьне тикшерүне таләп итә. Нәтиҗәдә, Михельсон һәм Санаевны трибуналга тапшыралар, әмма суд булмый кала, амнистиягә эләктеләр, дигән ялган сәбәп белән, аларны азат итәләр. Тик Аллаһның җәзасы аларны барыбер куып җитә, 1937 елда Михельсон белән Санаевны, халык дошманы, дип, үз бандит режимы атып үтерә. Ә татарларны аттыруда башлап йөргән, җиң сызганып җинаятьчеләргә ярдәм иткән Ибраһим Алеев 1922 елда үлә, әмма халык аны зиратка күмдерми, мәетен билгесез чокырга илтеп тыгалар...
Халык бу канлы вакыйганы онытмый, золым корбаннары каберлеген әйләндереп ала, йөз ел буе бирегә килеп дога кыла. Фаҗиганең йөз еллыгына Шәһидләр каберлегенә Семочкидан гына түгел, бөтен тирә- күрше авыллардан, бөтен өлкәдән кешеләр җыела. Хәзер биредә тулы бер комплекс барлыкка килгән, агачлар утыртылган, бу урын туристлар маршрутына да кертелгән. Әйткәнемчә, татар авылындагы канлы фаҗига турында документаль китаплар язылган, телевизион тапшырулар эшләнгән, өйрәнүләр һаман дәвам итә.
Мин үзем дә күптән монда килергә, бу теманы өйрәнергә уйлап йөри идем, ниһаять, бу көздә ниятем тормышка ашты. Шушы төбәк тарихчылары белән бергә без Шәһидләр каберлегендә булдык, золым корбаннары рухына Коръән укып, дога кылдык, бу явызлыкларның яңадан кабатланмавын теләдек.
Кара мәрмәр ташка моннан 104 ел элек атып үтерелгән 51 татарның исеме уеп язылган. Муллалар, укытучылар, укучылар, морзалар, зыялылар, гади авыл халкы... 80 яшьтән 15 яшькә кадәр... Җинаятьчел режим тарафыннан юк ителгән татарлар... Раббым, аларның рухларын шат кыл, яткан җирләрен нурлы кыл!
Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
16.11.23.
Түбән Новгород өлкәсе.
Нет комментариев