Леп-леп итеп торды кечкәй йөрәк,
Тәүге кыңгырауны какканнан
Мәктәп, мәктәп, төпле белем алып,
Куанышып чыктык капкаңнан.
Сизелми дә үтте гомеркәйләр,
Кемнәр килеп, кемнәр китмәде.
Мәктәпләрдә алган имтиханнар,
Күңелләрдән эзсез үтмәде.
Һәрбер укытучының аһәңе.
Хәтер төпкеленә сеңделәр.
Күз алдында йөз-кыяфәтләре,
Йолдыз кебек балкый, сүнмиләр.
Рәхмәт мәктәп, рәхмәт укытучым,
Чын кешелек хисе уяттың.
Тормыш баскычыннан менәр өчен,
Борма-борма юлдан ураттың.
Син өйрәттең, сикәлтәле юлда,
Абынсаң да торып китәргә.
Тарткан йөгең авыр булганда да,
Тик үзеңнән ярдәм көтәргә.
Мәктәбемә йөз ел, тулы гасыр,
Ни кадәрле олы тантана.
Киң ачылсын белем ишегең, дип,
Язып куям кара тактаңа.
Ав. Зиляра Рафикова
https://chat.whatsapp.com/LePHEnLU0QMGInO0iCd2rG
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев