Бу сүзне без бәләкәй чактан уе ишетеп үстек. Авылның апалары, бригада булып, колхозның төрле эшләренә йөри иде. Иртән бригадир өй буенча йөреп эшкә әйтеп чыга. Безнең бригадир Нургалиев Аудах абый. Түбән очтан яшь инәй (Гилемова Сәкинә), Юсупова Галия апа, Сагаева Флүзә апа, Нургалиева Фәвәзә апа колхозның төрле эшләрен үз җилкәләрендә тартып бардылар. Бигерәк истә уелып калган "бүген арт басуга бардык". Әйе, арт басу читтә урнашкан авылдан, аңа шактый барасы. Без белгәндә апаларыбызны машина йөркәндер дип уйлыйм (1970 еллар). Яшь инәйнең арт басуга җәяүләп барып эшдәп йөргәннәре турында сөйләгәне исемдә. Үсә төшкәч, җәйге каникулларда, бездә колхозның төрле эшенә чыга идек. Аның өчен акча түләндеме, юкмы, хәтерләмим. Басуда чүп утый, салам яндыра идек. Шул данлыклы арт басуга да бара идек. Эй, бездәге иксез-чиксез ашлык басуларында бер чүп үләне юк иде бит. Ул уборка чорларын хәзер исем китеп уйлыйм. Ашлык ташырга читтән машиналар чакырталар иде бит, үзебезнең колхозның да 30 лап машинасы булгандыр. Һәр машина өчен әти җаваплы, ул колхозның механигы (Ахметьянов Мөбәрәк). Колхозның бөтен техникасын, илнең төрле почмакларыннан, әти үзе алып кайтты. Амбарларда эш гөрли, машиналар ашлыкны Груздевкага ташып торалар. 1970, 1980 еллар колхозның, авылның искиткич бай еллары булгандыр ул. Сүзем шул... Ныгы, көчәй, яшәр авылым! Син безгә терәк! Син безгә кирәк!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6
70-80 елларда может "Арт басуга"барырга машина да биргэннэрдер .Безгэ дэ ул басуга барып эшлэргэ туры килде гадэттэ колхоз ни очендер безнен авыл хатыннарына чогендерне,мэкне шул басудан бирэлэр иде бездэ энкэйлэргэ ияреп эшлэшергэ бара идек усэ тошкэч узебезгэ дэ "ал" алып эшли башладык анда барганда беларус тракторы арбасына утырып бара идек, э кайтканда кем ничек кайта ала шулай кайттык.Ничек кенэ авыр булсада анда эшлэгэн вакытларны сагынып искэ алам,чонки ул вакытта бер кешедэ уземнен ал бетте дип куршесен ташлап кайтып китми иделэр.Мин уземнэн белэм без ике генэ бала ,экуршедэ 4балалы Хэмидэ апа эшли иде анын балалары бер вакытта да мине ташлап кайтып китмэделэр мин аларны элегэ чаклы хормэт б-н искэ алам алар узлэренекен бетергэч безгэ каршы тошэлэр иде.
Бишенче сыйныфны тэмамлаганнан сон, энкэйгэ ияреп утауга йори башладым. Билчэн утау ошамаса да, тош вакытындагы ял кунелгэ хуш килэ иде,чонки кадерлэп тореп алып килгэн бер телем икмэк белэн тамак ялгап аласыын, авыл апалары торле кызыклар сойлэп, колдерэ . Голчирэ (Нэжипова), Мэхтумэ ( Шакиржанова) истэ калган. Мулла кызы Рэфисэ дэ эшкэ йори иде безнен белэн. Э арт басуга йок машинасына тоялеп бара идек. Менэ шул да кызык иде мина. Усэ тошкэч, урак чорында амбарга килгэн машиналарны бушатырга йордем.Югары оч кызлары: Золэйха,Рэсилэ, Голсинэ ел саен эшлилэр иде. Тузанга батып , авыр эш эшлэсэк тэ, кунелебез кутэренке булды. Кич клубка кинога йогерэбез.
Фэнэзилэ истэ калганнарынны син дэ яз.
Туган ягыма йогереп кайткан кебек булдым. Бала чак басуда утте, эммэ кэеф кутэренке. Ул еллар кешене чыныктырды, эш сояргэ ойрэтте.