Предыдущая публикация
Рәхмәт төшкере, бу сүрәт якташымның шатлыгы белән аваздаш булып чыкты.
Бакча-сарай, күрше авыл
Туган якка җитәме соң,
Һич кирәкми Куршавель!
Көндә иртән эшкә чабам,
Яшәсен, дим, күрше авыл.
Бүген менә апам кайтты
Яшәргә, дип, Тольяттидан.
Аның җаны шәһәреннән
Инде күптән, күптән туйган.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый,
Безнең өйдә шундый бәйрәм.
Өстәлемә куям сыйлар:
Икмәк, каймак, салкын әйрән,
Алма, кыяр, тәмлекәчләр.
Туган җирдә үскән ризык
Тәнебезгә бирсен көчләр.
Дөнья көтәрбез бергәләп,
Гөрләп торыр, бакча-сарай.
Имин булсын Руссиябез,
Донбасс, Кырым, Бакчасарай...
Туган якка җитәме соң,
Читтә торсын Куршавель!
Көндә кичен эштән кайтам,
Яшәсен, дим, күрше авыл.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев