Предыдущая публикация
Һәрбер йортның капка төбендә...
Күпме җылы хисләр шуннан калган,
Хатирәләр калган күңелдә...
Төрле –төрле иде эскәмияләр:
Кайсы зәвык белән ясалган....
Ә күбесе гади такта иде,
Таушалган ,я бераз кыйшайган...
Кайсы аның таллар кочагында...
Кайсы иде миләш төбендә...
Ап-ак шомырт,яйсә сирин исен
Кичәгедәй тоям , бүген дә...
Күпме вакыйгага алар шахит,
Сөйләүләргә , берне биш итеп...
Айлы төндә гашыйкларның серен,
Оялгандыр алар ,ишетеп...
Эх,сагынам шул вакытта калган
Шау-гөр килеп торган капка төбен...
Яшьлек (э)скәмиямә ,синең белән
Утырасы иде кайтып , бүген!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1