Әйдәгез,
әзерәк сезнен
дә күңел кылларын тибрәтик әле . Һәр елны әти-әнием һәм туганнарым белән очрашып,матур жэйне бергә үткәрик дип, отпускамны жэй айларында алып,авылыма ашыга идем. Соңгы елларда кыш көннәрендә кайтырга туры килде. Кыш. Кышкы кич, ап-ак карга төренгән авыл. Кичке тынлык. Күпләрегез хәтерлидер ул балачак кышын. Иң күңеллесе, әти - әни мал суеп, аш уздырулар, кич утырырга йөрүләр. Олы яшьтэге абый- апалар килгәч, мич артында:
"Болар кайчан кайтып китә инде," дип көтеп утырулар.
Кунаклар кайтып киткэч,өстәлдәге тәмле ризыклардан авыз итулэр...(Ул заманнарда бала- чагаларга спиртлы эчемлекләр эчкән олылар белэн бер рәттән өстәл янында утырырга ярамый иде).
Чогендер суы..., әткәй -әнкәй кунактан бәлеш төбе алып кайтканны көту... Хэтерлисезме??? Безнең искә алып сөйләрлек матур балачак бар, матур хәтирәләр. Ә хәзер...
Юк, минең бу язмам бу турыда тугел иде...
Яши -яши,тормыш тәжрибәсен туплаган саен авылымнын тарихы, аның уңган халкы, һәр бер сукмагы кадерле миңә.Кочле рухлы кешеләр яши безнең Кансиярдэ.Шулай дияргэ хакым бар минең.
Әтиемне генә алыйк. 3 яшендэ ятим калган сабый .Ә бит шул ятимлектә,ач- ялангач калган бала - кеше булып усеп, дөнья корып, 5 бала тәрбиәләп үстергэн кеше..
Этиебез тирәли жыелып, аның узе чыгарган дуртюллык шигырьлэрен тынлау безнең очен зур бәхет иде бит. Авылыбызда куп абый- бабайлар белән бергә усеп, бергә эшкә - шабашкага йоруен бик күңелле итеп сойли иде ул .Казыйхан бабай белән мәктәп төзүлэре үзе бер тарих. Мәктәп төзүчеләрнен берсе- Жиханур бабайны бигрәктә зурлап сойли иде. Ике аяксыз , табигәте белэн кочле рухлы,ихтиярлы кеше...
"Без алар белән бер дәвер кешеләре," дип горурлана иде ул. Соңгы кайтуымда, кич утырып, эз генә булса да, әткәй белэн бер чорда яшэп,яшьлеген бергә үткәргән кеше дип ,әнкәй белән Жиханур бабайларга кич утырырга тоштек. Без барып кергәндә ап-ак постельдэ тур башында утыра иде абзый. Әнкәй белән икесе әтиемне , ауылыбызның куп кешеләрен искә алып утырдылар. Бик озак утырганнан соң, "Балтач таңнары" газетын кулыма тоттырды ул.. "Бу гәзит битләрендә минем язмаларым да урын алган "- диде Жиханур бабай бик кыенсынып кына . Бу язмалар кайчандыр язылган да, онытылган, сары төскә кергән. Вакыт утэ, бу матур, мәгьнәле хәтирәләр югала бит дигэн уй белән мин дә сезнен ихтибарыгызга интернет челтэрендэ калдырырга булдым. Матур кышкы кичтэ сез дэ вакыт табып укырсыз дип өметләнеп калам. Дус - туганнарга, башка группаларга жибэреп таратсагыз, бәлки сакланып калыр иде. Жиханур бабайнын хикэялэре югалырга тиеш тугел. Укып чыгып, уйланыгыз эле...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев