Асхия Костикова запись закреплена
ГАРМУНЧЫ ХАРИС.
11 ӨЛЕШ, АХЫРЫ, ХИКӘЯ.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
Ий, бу гомер дигәнең, Госман абзыйны әйтәм, ничек шулай беркатлы булды икән ул? Алай дисәң, авылда адашмый иде. Ул урман- болыннарны күзен бәйләп тә айкап чыга ала иде. Ну, шулай да яхшы кешеләргә очраган инде. Куып чыгарган булсалар, табылмас иде, пажалый. Казан бит ул, район гына түгел. Ярый, башлары эшләгән милициягә алып барырга. Ул күз больницасына да Казанга барасы булмаган бит аның, хитрит иткән инде, белә бит минем прастуй икәнемне. Ну башкода ролен шәп уйнады ул, ә, Мәдинәкәем! Син хәтерлисеңме соң безнең синең янга больниска килгәнне? Госман абзый сразу үзен күз врачына курсәтуне требовать итә башлады. Ә син, Мәдинәкәем! Мине күргәч, и курыктың инде, әйеме. Ярар, ярар, курыкмадың, каушадың. Ну теге егетне әйтәм, күзләрен елтыратып керфек арасыннан гына карап ята бит минем сине кочаклаганны! Аңлап алды инде, каршысында кем торганны. Мәдинәү, минем бит гомерем буе сиңа әйтмәгән бер серем бар. Әйтимме? Юк, әйтмим! Әйт, дисеңме? Сиңа каршы торып буламени! Теге, сезгә килеп кергәч, әниең мине икенче бүлмәгә чакырып алды да, Радик белән Мәдинә өйләнешергә сүз куешты. Без дә ризалыгыбызны бирдек. Сез инде комачауламагыз , балаларның бәхетен җимермәгез, диде. Минем ул минутта дөньяның астын- өскә китерәсем килсә дә, тышыма чыгармадым, ярар, Клара Аязовна, мин Мәдинәне күреп саубуллашып кына китим инде алайса, дидем. Ә үзем ул Радик дигән кешене караваты белән ботарлап атырга риза идем. Килдем. Күрдем мин ул бичара баланы. Кая әле аңа өйләнү, мыек астындагы сөте дә кипмәгән иде бит. Зато әтиең, молодец, настоящий үзебезнеке, мине шундый җылы кабул итте, үзем дә аптырадым. Ходайның рәхмәте, мин килунең шифасы булдымы икән соң әллә, Радикны әйтәм, тәки терелде бит, ә! Әй, Мәдинәкәем, туебызны хәтерлисеңме? Госман абзыйның Казан мәзәкләрен сөйләп, туйны ярты сәгатькә өзгәнен! Халык бит тыела алмый көлде, әйеме! Ә Казанда, әтиең ясаган туй мәҗлесен инде әйткән дә юк. Шәп булды бит, бик нык шәп. Җанкисәккәем, авылга кайтып эшли башлаган мәлең исеңдәме? Беренче көнне елап кайтып кергән идең, монда гел чирле карчыклар гына, туйдым диеп, ә? Үзең пенсиягә чыккач та шул карчыклардан аерыла алмадың, яратам, аларсыз бер көн дә торалмыйм дидең. И бәгырькәем, менә синең белән узган гомерне искә төшереп утырам да утырам, ярты гасыр бер түшәктә йокладык, бер юрган ябындык, карават булмәдек, ә уйлап карасаң, мизгел генә кебек икән узган юлыбыз. Ә балалар үстергәндә, Наилебез тугач, ничек сөенгән идек. Хәзер телефон аша гына аралашабыз инде. Олы кеше гел ничек минем янга кайта алсын. Ел ашыңны зурлап уздырды балалар, Аллага шөкер,оныклар да Наил дә, килен дә. Гүзәлиябез генә кайтып җитә алмады, бәбекәчебез. Ерак шул аралар, һай ерак. Никләр китте икән шул Австралиясенә. Монда да эш бетмәгән бит югыйсә. Син, Мәдинәкәем, үпкәли күрмә балаларга. Үзең беләсең, алар заманасы хәзер. Безнеке үтте инде. Кайтыр Алла боерса, Гүзәлия дә кайтыр, вакыты җиткәч. ..
Харис карт сөякләрен шыгырдатып, диваныннан кузгалды. Гомер буе машина руле артында утырып хезмәт итүнең нәтиҗәсе булып авырткан бил- аякларны исәпкә алмасаң, ничава гына әле син Харис шыгырдыйсың, дип үз- үзеннән көлеп алырга көч тә тапты. "Көн буена болай утырсам оешып катармын, кояш та әнә, болытлар арасыннан елмая икән бит. Мәдинәкәемнең хәлләре ничек икән? Тыныч кына ятамы? Мине сагындымы икән? Барып кайтыйм әле янына, үпкәләп ятуы бар бит, хатын- кызның холкы бер тиенгә дә тормый. Үлеп китсәм үз янына яткырмас я", дип сөйләнә- сөйләнә, ишек йозагын келәсенә салды да, култык астына аккардеонын кыстырып, ишек алдына тагын бер кат күз төшереп, таягына таянып, зыярат ягына атлады. Урамда очраган берсе аның белән исәнләшеп, киттеңмени, Харис? Ярар, исән- сау йөр, дип артларына борылып карый- карый аны озатып калды. Ярата иде авылдашлары Харисны. Гомере буена шуларның күнелен күрде бит ул, ничек яратмасыннар,ди инде. Кемгә утын, такта, я кирпеч кайтарасы, яңа салынган өйгә мич чыгарырга сумаладай үзле Бертабан кызыл балчыгын китерәсе, басудагы кишәрлегеннән утырткан бәрәнгесен ташыйсы, - барысы да Хариска килеп ялына. Авылда шоферлар күп анысы, тик авырсынмыйча сүз тынлаучысы, билләһи бер Харис булды. Инде бала тәпие туе, өй туе, кызны кияугә бируләр, малайны өйләндерүләр , болар барысы да Харисның актив катнашында узды. Хәзер инде ул үзе дә санап бирә алмас иде, гомерендә күпме туйны башыннан ахырына кадәр гармунында уйнап, халыкны хәлдән тайганчы биетеп, тамаклары карлыгып, тавышлары беткәнче җырлатып уздырганын. Әле бит, җитмәсә, язгы, көзге, җәйге- кышкы совет бәйрәмнәре, район смотрлары, Сабан туйлары! Харис та артыннан карап калганнарына сөенеп, алга атлавын белде. Зыярат тупыллары аны, яңгырдан соң гына була торган саф яфрак исен аңкытып каршы алды. Тубыктан югарырак үрмәләгән үләннәрдә чык та кибеп җитмәгән. Мәдинәсенең каберенә килеп җиткәнче, Харисның чалбар балаклары сыгып алмалы булып юешләнде. Чалбардамени хикмәт, синең асыл"ярың сине көткәндә. Харис , соңга калудан курыккандай, адымнарын тизләтергә тырышты. Тик авыртулы тезләре чабудан тартып, ашыкмаска өндәде. "Әнә генә бит Мәдинәкәенең кабере, күз каршында гына, ә син һаман барып җитәлмисең. Бирешәсең, Харис, бирешәсең", дип сөйләнә- сөйләнә, ниһаять, сөеклесенең чардуганына килеп сөялде.
-Килдем бәгырькәем. Бик сагынып килеп җиттем, Аллага шөкер. И, Мәдинәкәем, белсәң иде синсез ничек авыр миңа. Хәер, беләсең инде, әйеме. Йоклап булмый бит, җанкисәгем, синсез. Юк, булмый булгач булмый инде. Әнә, күрше Зөлфирә зарланган иренә таң беленгәнче гармун уйный иде инде дигән. Мәдинәү, ә син ишеттеңме минем гармун уйнаганны? Мин бит аны списиялне син ишетсен дип дөнья тыныч чагында уйныйм. Их, Мәдинәкәем, иртәрәк киттең шул, утырыр идек әле икәү болдырга чыгып, син минем җилкәмә башыңны куяр идең дә әкрен генә җыр сузар идең. Мин уйнар идем. Рәхәт иде бит шулай утырулары! Хәзер дә чыгып утырам да, уйнаган булам инде, түлке гармуннан күңелне әсәретә торган моң агылмый, гармуным елый, Мәдинә, сине сагынып елый. Мәдинәү, минем яныма килеп зарлана димә инде, яме, җанкисәгем. Зарланмыйм, сине юксынып кына әйтәм инде. Иншалла, быелдан калмам, синең яныңа күчәрмен. Икәү бергә булгач, салкын каберне дә җылытырбыз әле без синең белән. Әй, Аллам! Сөйлим дә сөйлим, сине ишетмим дә. Әле, гармунымны да син җырласынга алып килдем. Монда үлән юешләнгән инде, ярар, Мәдинәкәем, син әйткәнчә, астыма кәчтүмемне салып утырам, хехехее, салкын тимәсен, әйе, әйе.
Харис, җилкәсеннән шактый таушалган кәчтүмен салып җиргә юеш үлән өстенә җәйде, бик авырлык белән шуның өстенә аякларын сузып утырды да аккардеонын сузып торып җибәрде. Зыяратның шомлы тынлыгына ияләшкән каргалар, чәүкәләр куркып каркылдап, һавага кутәрелде дә, моң агылган чардуган өстеннән кара болыт булып әйләнеп оча башлады. Дөньясын онытып, кул бармаклары оешып беткәнче уйнады Харис. Шомлы иде бүген аның гармун моңы.Ярты гасырдан артык халыкны җырлаткан, биеткән, иң авыр чакларында кайгы- хәсрәтләрен онытырга ярдәм иткән гармун, гүя, дөнья белән хушлаша иде.
Утырганда да бик авырлык белән генә утырган Харис, шул утырулар күтәрелә алмады. Гармун да тынды, тын чардуган артында ахирәткә күчкән Мәдинәсенең дә рухы ярдәмгә килә алмады, бар тәненә кабер салкыны йөгереп, аяк- кулларын көзән җыерды. Ыңгырашырга итеп караса да булдыра алмады, Харис, әкрен генә чалкан авып, башын Мәдинәсенең чардуганына терәп, мәңгелек йокыга китте. Мәдинәсен кочаклаган куенында соңгы минутта үзе белән бергә картайган гармуны иде.
ТӘМАМ.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3