Предыдущая публикация
Ябылып барсалар да капкалар.
"Башка кайтмам!"- диеп китүчеләр дә
Авылым, сиңа очып кайталар!
Эх, авылым, туган авылым минем,
Җанга якын һәрбер урамың!
Сукмакларны чирәм басып киткән,
Сагындыра яшьлек сукмагым.
Бала чактан төшләремә кереп,
Татлы йокылардан уяткан.
Сандугачлар моңы йөрәгемә
Гомерлеккә кереп урнашкан.
Яшә җирдә! Яшә, туган авылым !
Тик ябылып килә капкалар.
Башка кайтып булмас, дигәннәр дә
Сирәк булса да шул кайталар...
Рәзинә Фәхртдинова.
05.08.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев