И авыл, синең язмышың
Утырып уйлар уйлата...
(поэма)
И авыл, синең язмышың
Утырып уйлар уйлата.
Утырып уйлар уйлата да
Бер түгел, мең елата...
... Гомерең буе ниләр
генә
Кичермәгәнсең, авыл?!.
Җаныңны туңдырмак булып
Котырынган гел давыл.
Әле уңнан, әле сулдан
Килгән дә дулаган ул;
Ачлык булып, үлем булып
Килгән дә дулаган ул.
Тутырырга тула белмәс
Төпсез салым капчыгын
Бил бөктергән
басу-кырда...
Буш үз акча янчыгың.
Сугыш давылы һәр өйгә
Сорамый килеп кергән;
Югалтулар, кайгы-хәсрәт,
Канлы яшь узган түрдән.
Ил кичергән бар афәтне
Син дә күргәнсең, авыл.
Сугыштан соң да,
сер түгел,
Хәлләрең булган авыр.
Илне аякка бастыру
Бурычын үтәгәнсең.
Көчең җитәме-җитмиме,
Иңеңдә күтәргәнсең.
Үстергәнсең икмәген дә,
Биргәнсең сөтен-маен.
Артып кына торган
планннар,
Син юмартланган саен.
Икмәк кенәме соң әле,
Үстердең кызлар, уллар.
Аларны йота тордылар
Зур заводлар, калалар.
Ә син – күндәм ат– һаман
да
Тарттың бар дөнья йөген.
Иркен тын алып берәр чак
Күрдеңме дөнья ямен?
Тәнең генә түгел, җаның
Мең яралы бит синең.
Батырлыгың алларында
Тезләнерлек бит синең.
Тормышны, җирне сөйгәнгә
Калдың гел Авыл булып;
Гаделсезлек көлгәндә дә
Көн күрдең сабыр булып.
Әллә шул сабырлыкларың
Җитте инде башыңа?..
Ә заман афәтләре бит
Туктый белми, шашына.
Эчкечелек хуҗа булып,
Күкрәк киереп йөри;
Әле монда, әле анда
Янгын утлары дөрли.
Һәлакәтләрнең саны юк –
Юлларың юл төслеме?
Затлы машинада җилү
Сиңа соң төс түгелме?
Аптекаң юк,
больницаң да
Элекке түгел инде;
Тегермән тынып калганга
Биш былтыр булды инде.
Ә МТМың нинди иде!
Тимер зираты бүген...
Ауный тутыккан детальләр
–
Сыкырап куя күңел.
Көтү китү, кайту элек
Нинди күңелле иде!
Күңелдә – рәхәтлек,
һавада
Җылы сөт исе иде.
Сыер кайта! шатлыгының
Яме калмады, тәме;
Көтү дисәң хәтере калыр
–
Сүнде мал асрау чәме.
Җәйрәп яткан басуларың
Бүген кызганыч хәлдә.
Җиребезне исраф итеп,
Нишлисең син, и бәндә?!
Гөрләп торган клубыңнан
Якты хатирә калды.
Заманында “Зәңгәр
шәл”ләр
Зур уңыш белән барды.
Моңың бар иде, гармуның,
Алар да күптән тынды.
Моңсыз авыл – җырсыз
авыл,
Гамьсезлек белән тулды.
Сугыш та юк: ә зиратка
Ярты авыл күченгән.
Абый-апа, яшь егетләр,
Яп-яшь кызлар күмелгән;
Эштән башка берни күрми
Мәрхүм булган әниләр;
Хаклы ялын җиткерми дә
Китеп барган әтиләр...
Карап торган бер мәктәп
бар.
Инде ансын саклый күр!
Аның да күзе йомылса...
Сүнәр кояш, сүнәр нур.
Ә дигәнгә җә дип торсаң,
Хәзер ябып куялар.
Аң бул: нинди давылда да
Каршы тора кыялар.
Тау башыннан карыйм
сиңа,
Әй матур күренәсең.
Тик беләм: язмышың
уйлап,
Сагышка күмелгәнсең.
Мине дә язмышың, авыл,
Утырып уйлар уйлата.
Утырып уйлар уйлата да
Бер түгел, мең елата.
***
Тик зар елап,
хәлкәйләрең
Җиңеләймәс шул синең.
Бирешмик әле, җаныңда
Иманың бар бит, динең!
Бар рухы якты эз салган
Ата-бабаларыңның;
Сине яшәтү теләге
Аңлы балаларыңның.
Бар хәтер изге, кадерле
Яугирләрең хакында.
Алар ятып калды яуда
Син – Туган ил хакына.
Бар әле ояла белү,
Оялту мәнсезләрне;
Акылга утыртып алу
Әдәпсез, әрсезләрне.
Эш юк авылда – монысы
Ата ялкаулар сүзе.
Уңганнар эштән бушамый –
Күреп торасың үзең.
Сиңа мөлдерәмә сөю
Гамьлеләр йөрәгендә.
Шул сөюне өзелеп сайрый
Сандугач тирәгендә.
***
Сөю – калкан,
авыл,
шуңа
Исән яшәү тамырың!
Аны йолкып ата алмый
Сорыкортлар давылы.
Шул тамырга береккәннәр
Йорт сала, гаилә кора.
Һәр бала тәүфигы белән,
Дөньяга килә тора.
Нәфес азгыннары сине
Күптән чуттан сызса да,
Сиңа тиеш акчаларның
Адресларын бозса да,
Таш яуса да, ни булса
да,
Исән яшәү тамырың!
Шатлыгым да, кайгым да
син,
Сөйгән җирем, авылым!
Ил кадерен белмәгәнгә
Син бары күз көеге.
Белгәннәргә – мәхәббәте,
Мәңге газиз төяге.
Аксакал түгел мин, әмма
Сиңа әйтер сүзем бар.
Йөрәгемдә озак йөрттем,
Хәзер анда урын тар.
Үз башың бар синең,
авыл,
Үз йөрәгең, үз җаның.
Иген кырларың,
урманың...
Яулап алган үз даның.
Ышанма, ышанма һаман
Тәтәй сөйләүчеләргә,
Тормышка күзсез булырга
Сине көйләүчеләргә.
Өнсез булу, күзсез булу –
Зур казага юл ача.
Син яшәргә тиеш, авыл!
Үтеп давыллар аша.
Йөрәгеңә дәшәм, авыл,
Йөрәгең – авылдашлар,
Бер туфракта аунап үскән
Җандашлар, урамдашлар.
Якыннарым, ишетегез –
Оран сүзем бу сезгә:
Ташкичү*, Чулпан* язмышы
Гыйбрәт фаҗигә безгә.
Туган авылыбыз яшәсен,
Пыран-заран килмәсен!
Киләчәк баласы монда
Авыл булган димәсен;
Исемен белмим...
Не важно,
Диеп гамьсез көлмәсен.
Авылдашлар, эш, гамь
белән
Тотыйк авыл тамырын!
Чуртым да булмый аннары,
Ник котырмый давылы.
...”Туган авылым, сөйгән
җирем...” –
Җыр җырлыйлар Казаннан.
Бәгырьләрне актара моң,
Туктап тыңлыйм язганнан.
... И авыл, синең
язмышың
Утырып уйлар уйлата
Утырып уйлар уйлата да
Бер түгел, мең елата.
Елап эш чыкмас дисәм дә,
Бер түгел, мең елата.
*Ташкичү, Чулпан –
Бәләбәй районының юкка чыккан татар авыллары.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2