Кәгазь-түрә торган җирдә
Сүз почетта булмаган.
Сүзен сүз итәр өчен дә
Кеше кәгазь юллаган.
Ә. Атнабаев. “Кәгазь-түрә” әкияте.
Әкият ул әкият, диләр,
Ашмый һич тә тормышка.
Әнгам абый,әкиятең
Ашты тәки чынлыкка.
Кәгазь түрә түгел, хәзер
Түрәләрнең түрәсе.
Президентка тиң икәнен
Бардыр әле күрәсе.
Сүз почетта булмагандай,
Эш тә почетта түгел.
Түлке кәгазеңне шәп яз.
Эшләвең важный түгел.
Табиб авыруны күрми,
Кәгазь язарга кирәк.
Аның кичекми каралып
Чыгуы, ай-һай, сирәк.
Укытучы эш бирә дә
Башын күтәрми яза.
Отчетын язып бет дисә,
Формасы килгән яңа.
Хәбәрче мәкаләсен
Язалмый саллы итеп.
Өскә язарга дигәне
Ята өстәлдә көтеп.
Кәгазьсез син беркем түгел,
Булмагаең чын кеше.
Кәгазь түрә булган илдә
Череде Намус теше.
Бер проблемын чишим дисә
Бахыр авыл кешесе,
Мең төрле кәгазь яздырып
Үтә гом(е)ре, нишләсен.
Кая кермә, кая барма,
Башлар түбән иелгән.
Шкафларда, өстәлләрдә
Тау-тау кәгазь өелган.
Компьютерга күчкәч хәлләр
Җиңеләер дидек без.
Тот капчыгың, берәү иде,
Ике камыт кидек без.
Телефоннан да язабыз,
Электрон аша да.
Без бүген нык “алга киттек”,
Кәгазьләр яза-яза,
Кәгазь язып, кәгазь өеп
Гомерләр уздырабыз.
Белмим, ничә зәңгәр джинсы
Ыштаннар туздырабыз.
Кул кычытып кына тора
Жалу, отчет язарга.
Шулай гына мөмкин бүген
Бу заманга ярарга.
Астагылар өскә яза,
Өстәгеләр өскәрәк.
Түрәләрнең дә түрәсе
Кәгазь менә үргәрәк.
Кәгазь түрә түгел, хәзер
Түрәләрнең түрәсе.
Президентка тиң икәнен
Бардыр әле күрәсе.
14.11.2019.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2