вчера в 12:38
Тормыш мизгелләрен искә алды
Аромаш районының Көсәйкүл авылында яшәүче хезмәт ветераны Нурилә Фәтхуллинага 90 яшь тулды. Нурилә апаны гомер бәйрәме белән улы Фәрит, оныклары, оныкчыклары, дусты Сәрвәр әбинең кызы Фәүзия, туганнары котладылар.
Авыл халкының әле күз алдында күп еллар кибеттә сатучы булып эшләгән ачык йөзле, җыйнак, матур Нурилә апа. Олысына, кечесенә җылы сүз таба белгән сатучы иде ул. Социалистик ярышларда җиңүләр яулаган, планын үтәп эшләгән сатучы лаеклы ялга хезмәт ветераны исемен алып чыга. 90 яшендәге ак әбинең хәтере яхшы. Ул балачак һәм яшьлек елларын искә алып: «Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 11 яшь иде. Чордашларым сыман сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны кичердем. Ачлыкны да, җитешсезлекне дә күрдек. Ул елларны балалар кече яшьләреннән әниләренә ярдәм итеп, хезмәттә үстеләр. Колхозда эшләгән безнең әниебезгә үзенә йөкләнгән барлык эшне башкарырга туры килде. Сугыштан соңгы ачлык елларында авыл җирендә йорт хуҗалыгы безне ачлыктан саклап калды. Сыер асрадык, бәрәңге утырта идек. Урманда җиләк-җимеш үсте. Елга-күлләрдә балык күп иде. Шомырт, карлыган җыярга барсам, чиләк тутырып җыеп кайта идем. Эшемдә, тормышымда миңа Аллаһы Тәгалә ярдәм итте», - дип сөйләде.
Авыл тормышын, колхоз эшләрен кече яшеннән белеп-күреп үскән кыз мәктәпне тәмамлап, Чиләбе трактор заводына эшкә урнаша. Бик тырыш, эшенә җаваплы караган Нурилә Фәтхуллина заводта Мактау грамоталары алып 6 ел хезмәт итә. Туган авылын, авылда калган әнисен, туганнарын сагынганга күрә, Көсәйкүлгә кире кайта. Монда ул сөт җыючы булып 10 ел намус белән эшли. Аннары сатучылыкка укып, авылның азык-төлек кибетендә сатучы булып эшли. Ул елларны кибет бинасында салкын була, азык-төлекне район үзәгеннән китерәләр. Авыл кибете киштәләрендә бар нәрсә дә була. Планын үтәп, үз эшен яратып, намус белән эшләгән сатучы әле ул чорны сагынып искә алды.
Гаиләсендә ул яшь буынга үрнәк була. Әнисе Җәмилә әби кызының тәрбиясендә, хөрмәтендә күп еллар яши. Вафатыннан соң, Җәмилә әбине хөрмәтләп соңгы юлга озаталар.
Нурилә апаның улы Фәрит әнисенең таянычы, ярдәмчесе булып үсә. Владивостокта диңгез флотында 3 ел хезмәт итеп кайта. Күп еллар машина йөртүче булып эшли. Бүген ул әнисенең көн дә хәлен белә, исәнлегенә шатлана. Нурилә әбиләрен оныклары, оныкчыклары да яраталар, хәлен белеп торалар.
Аягы йөргәндә мәчеткә дә барган. Намазын укып, дини йолаларны үтәп яшәде ул. Әби өчен бу – зур бүләк. Юбиляр Нурилә апа илебез халкына, балаларга матур, тыныч киләчәк, якты тормыш теләп калды.
Римма УМИТБАЕВА.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3