Сөендек авылында 2018 елда бик зур эш башкарылды ППМИ программасы белән авылыбызның зираты төзекләндерелде, заманча штакетник белән уратып алынды, Бу изге эштә катнашып финанс яктан ярдәм күрсәткән һәм хезмәте белән өлеш керткән авылдашларыбызга, якташларыбызга зур-зур рәхмәт! Килер көннәр сезгә матур таңнар, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Озын-озак еллар яшәвегезне телибез, сәләмәтлек, җан-тән тынычлыгы, гаилә бәхете һәм барлык изге теләкләр сезгә ихлас күңелдән!
Зур тарихлы авылыбыз язмышына битараф калмаган авылдашларыбыз финанс ярдәме белән, мәрхүмнәрне җирләү кораллары саклана торган зират өйен профнастилдан төзү эшләрен башкарып чыга алдык!!!
Туган авылыбыз язмышына битараф булып калмаганыгыз өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Исәннәрнең кадерен белик - үлгәннәрнең каберен белик, кадерле авылдашларыбыз!
https://t.mail.ru/redir/AAC8-AFaWvHV4Ub-5zPsdLEl9U-IZo3uJdRyIFQDDoqIaQFfCcP3A6Bsi1UrL5-o_1S0dNLUVwBMnNwhu4NrscbXkAYu-5tW3Dlgimhc4LqgIC9wWSVOklndprcYwjuKnXLwM2bTYqihp8tzzZ9yJInRV4TIU3Lij05mYOBtGDEnhhC1U9iR_3klAwAAfQIUe-rshGtvBhhzQNWVlQqHjjM4uMO8ZQcwIlZ_lBUfnj2Z2DG3Iupdm4UwHlE6Iimu_IRij-netL35WNJcHmt8-UcdVMULOG0JV835x4DUte6LB7PyDGW8y_lEg5DsuVrgF4TkrPx1D04MmxyMlBG0epz1Kz2CdGnKkCJ_G4Iik3obGETaTP_YeBkrCRVMzbEMNRYr1dPLksE532CvJM-xASI1nkPL-DnZwMdyXsJ1AZ-q6MlQlZQo8WQay_6CTSeyO69RAiZ4Aw8hUn0lgPAXN76vEImsTeK2dIFgfN0k8KkXx0VCQC8eJ-A7WQFrT-BtFYRbB1_9w9h3nmQoCf0ZKnBTUmRT0C_ECa8-h7DjwppLgmmA4KP08eldqDDN7kNxOUXWoVpun75onKfdCszDGXGLgECRiH5hYZizf_om0KrOzW3OixgzVHLh-hgUPCz5mSCJmzHMplur0-IlFuOgsICBDW6CNJWTdX5U
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 18
Ян тартмаса,каны тарта,
Соендегем зыяратында
Эти белэн эни ята.
Картэтием,картэнием
Кумелгэннэр шул зиратка
Туган-тума, курше-кулэн...
Юктыр монда читлэр,ятлар!
Дога кылыйк рухларына,
Бездэн башка юктыр булэк
Топ йортыбыз балкып торсын-
Миннэн бары тик шул телэк!