Предыдущая публикация
Үрмә гөлдәй минем сөю,
Йөрәгемә үрелгән.
Тәлгәш - тәлгәш бәхет белән,
Мәңгелеккә чигелгән.
Сөеп - сөелеп яшәүләр,
Язылган язмышларга.
Мәхәббәтнең сихри моңы,
Дәвадыр сагышларга.
Юктыр туйган,җан эретер,
Уртак сөю, бәхеттән.
Наз күлендә кем йөзмәгән,
Исереп мәхәббәттән.
Үрмә гөлдәй татлы сөю,
Йөрәкләргә чигелгән.
Нурлар булып тәлгәш - тәлгәш,
Бар дөньяга сибелгән.
Венера Шарафисламова.
28.12.23.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1