Предыдущая публикация
Рәсимә Корбанова сүзләре,
Вәгиз Гәзизов көе.
ТЕКСТ.
1.
Канатлар куелыр төсле,
Балам син килеп китсәң.
Исәнме әнием диеп,
Елмаеп хәлем белсәң.
КУШЫМТА:
Тәрәзәдән, тәрәзәгә
Йөреп гомерем үтә.
Әллә оныттыңмы, балам,
Әнкәң бит сине көтә.
2.
Картлык килмәс дип уйлама,
Ул бит тиз килеп җитәр.
Пешкән ашларын ашамый
Әнкәң бит сине көтә.
КУШЫМТА:
Тәрәзәдән тәрәзәгә,
Йөреп гомерем үтә.
Әллә оныттыңмы ,балам,
Әнкәң бит сине көтә.
3.
Синнән берни кирәк түгел,
Синнән ике сүз җитә.
Бәлки килеп китәрсең дип
Күңел бит өмет итә.
КУШЫМТА:
Тәрәзәдән, тәрәзәгә,
Йөреп гомерем үтә.
Әллә оныттыңмы, балам,
Әнкәң бит сине көтә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев