Атюрьево районы «Әкият» («Сказка») балалар бакчасында дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга узган.
Бакчада тәрбияләнүче балаларга кунакка махсус хәрби операция (СВО) катнашучысы килгән, дип язылган сайтларында. Очрашуда Шамиль Илдар улы Агишев, аның хатыны – балалар бакчасы педагогы Анастасия Ивановна Агишева, кызлары Венера һәм Аделина катнашкан.
Илдар улы Шамиль күптән түгел СВОда катнашкан урыннарыннан кайткан. Ул солдатларның балаларга ярдәмнәре, хатлары, открыткалары, блиндаж шәмнәре өчен рәхмәтле булулары турында сөйләгән. Мондый шәмнәр солдатларны 5 сәгать җылыта һәм барысына да бик кирәк.
Беркайчан да балаларга камуфляж һәм форма кигән чын хәрбине шулай якын күрергә туры килмәгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күзләре ничек балкыганын әйтеп тә бетереп булмый, чөнки янәшәдә көчле, батыр, ышанычлы чын солдат.
Шамиль Илдар улы Агишев Туган илеңне яратырга һәм сакларга, көчле, кыю, намуслы булырга омтылырга кирәклеге турында балаларга аңла-шылырлык итеп сөйләгән. Мондый очрашуларның әһәмияте зур, чөнки балалар өчен патриотик хисләр тәрбияләүдә бәяләп бетергесез эз калдырган. Очрашу азагында балалар кунакка батырлыгы, сабырлыгы, кыюлыгы өчен рәхмәт белдергәннәр. Хәзер алар төгәл беләләр - герой булып тумыйлар, геройга әвереләләр...
Геройлар безнең арада яшиләр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев