Мордовия автономиясенең 95 еллыгы 10 январьда билгеләп үтеләчәк. Бу көнне 1930 елда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы Мордовия округын Мордовия Автономияле өлкәсенә үзгәртеп кору турында Карар кабул итә, аңа РСФСР составындагы автономияле өлкәләр өчен законнарда билгеләнгән хокуклар бирелә. Бәйрәмне каршы алырга җыенганда Россия Федерациясенең һәм Мордовия Республикасының атказанган табибы, Дәүләт Җыенының социаль сәясәт комитетын җитәкләгән Рафаиль Зәки улы Аширов белән әңгәмә кордык. Без әлеге шәхес белән күптән тыныш, аны Мордовиядә һәм чит өлкәләрдә беләләр: Зәки улы Рафаиль Ашировның биографиясе олы китаплар язарга җитә. Үз язмышын ул Мордовия белән тыгыз бәйли. Медицина фәннәре докторы, профессор Рафаиль Ашировның бүләкләре арасында Мордовия Республикасының II һәм III дәрәҗә Дан орденнары, Халыклар Дуслыгы ордены һәм күп санлы һөнәри бүләкләре бар. Ватан медицинасы үсешенә керткән зур өлеше өчен «Коткару һәм мәрхәмәт» Гиппократ ордены аерым урын алып тора. Ул өч чакырылыш Госсобрание депутаты иде, шул исәптән вице-спикер вазифасында да үз һөнәри тәҗрибәсен гражданнарның иминлеге бәйле булган мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланды. Аралашу вакытында Рафаиль Зәки улы Аширов рәхәтләнеп үзебезчә, татарча Мордовиядәге эше турында сөйләде. Ул:
- 2025 ел Мордовия Республикасы өчен истәлекле ел булырга вәгъдә итә, чөнки республикага берьюлы берничә мөһим юбилейны билгеләп үтәргә туры киләчәк; алар төбәкнең бай тарихын ассызыклап кына калмыйча, киләчәктә мәдәни һәм социаль үсеш өчен мөмкинлекләр дә тудыра.
Мордовия автономиясе оешуга 2025 елның 10 январында 95 ел тулуны регионыбызда киң колач белән билгеләп үтәчәкбез. Бу вакыйга республика тарихында мөһим вакыйга булачак һәм аны әзерләүгә төбәк файдасына эшләүчеләрнең барысын да җәлеп итү планлаштырыла. Мордовия Главасы Артём Здунов Дәүләт Җыелышына юлламасында чараларны югары дәрәҗәдә уздыру кирәклеген ассызыклады. Бәйрәм кысаларында күргәзмәләр, конференцияләр һәм мәдәни чаралар оештырылыр дип көтелә; алар үткәннәрне искә төшереп кенә калмыйча, киләчәккә дә күз салырга мөмкинлек бирәчәк.
Ә бит Мордовия тарихы Россия дәүләте язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Күп гасырлар дәвамында без биредә яшәүче халыклар белән бергә Ватаныбызны төзедек, сакладык һәм ныгыттык. Мордовия округын автономияле өлкәгә үзгәртеп кору республиканың икътисадын һәм социаль өлкәсен алга таба формалаштыруга нигез салды, мордва халкының милли телләрен, үзенчәлекле мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үстерүгә көчле этәргеч булды.
Бүген Мордовия - җитештерү-техник, мәдәни, фәнни һәм кадрлар потенциалы зур булган перспективалы, яшәү өчен уңайлы территория. Регионның барлык уңышлары һәм казанышлары - республика халкы күп буыннарының көндәлек хезмәте нәтиҗәсе.
Ә бит Рафаиль Зәки улы Аширов Мордовия автономиясенең 95 еллыгын үзенең профессиональ, иҗтимагый һәм башка төр уңышлары белән каршы ала. Аның тормышы һәм гамәлләре җәмәгатьчелек игътибары үзәгендә.
Рафаиль Зәки улы Аширов ике дистә елга якын Мордовия Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкли. Кырык елдан артык гомерен медицина тармагына багышлый һәм күп нәрсә эшләргә өлгерә. Рафаиль Аширов 90 нчы еллар башындагы икътисадны реформалаштыру чорында шактый зыян күргән медицина учреждениеләре структурасын сак-лап калу һәм камилләштерү өстендә эшләде. Министр вазифасында ул тузган фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау, районнарда яңа хастаханәләр һәм поликлиникалар төзү, аларны профессиональ кадрлар һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итте. Республика клиник хастаханәсен аның да казанышы дип атарга хаклы, чөнки аның вакытында барлык оештыру моментлары хәл ителгән, проект эшләнгән һәм расланган, нигез салынган, төзелеш алып барылган, җиһазлар сатып алынган. Кан тамырлары, гемодиализ, радиология һәм перинаталь үзәкләр булдыруга күп көч биргән. Башкача әйткәндә, Аширов Рафаиль Зәки улы медицина төзелеше объектларында да, диагностика һәм дәвалауның иң алдынгы технологияләрен үзләштерү процессында үзен бик яхшы оештыручы итеп күрсәтте. Аңа белеме, фәнни якын килү, энергияле характер, куелган максатка ирешергә омтылу ярдәм иткән. Шунысын әйтеп китү дә урынлы булыр: 1979 елда Рафаиль Зәки улы Респуб-лика клиник хастаханәсендә баш табиб вазифасын үтәгәндә, Мордовиянең төп дәвалау учреждениесенең матди-техник һәм диагностика базасы ныгый, консультатив поликлиника төзелеп бетә. Тагы ул республикада беренче булып җепсел оптикалы (оптиковолоконный) Япон фирмасының фиброгастродуоденоскоп (ФГДС)ны, гамәлдәге хирург буларак, үзләштерә һәм практикага кертә; башкаларны да кулланырга өйрәтә. Шул һәм башка күп төрле тырыш хезмәте, белеме белән язма героебыз Мордовия медицинасында тирән эз калдыра. Рафаиль Аширов өч чакырылыш Госсобрание депутаты иде, шул исәптән вице-спикер вазифасында да үз һөнәри тәҗрибәсен гражданнарның иминлеге бәйле булган мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланды, дигән идек. Чынлап та, Дәүләт Җыены рәисе урынбасары төрле социаль статустагы кешеләр белән уртак тел таба белде, ул үзен прогрессив фикерләүче, принципиаль сәяси позиция кешесе итеп күрсәтте. Рафаиль Зәки улына милләтара мөнәсәбәтләр проблемалары бик якын, аларның кураторлыгы аның бурычлары даирәсенә керде. Шәһәр, авыл халкы белән очрашулар вакытында ул Мордовиядә милли мәсьәләләрнең беркайчан да кискен тормавын һәм республикабызда төрле халыкларның үзара аңлашуы, толерантлык үрнәге булуын һәрвакыт ассызыклады. Безнең төбәктә 90 милләт вәкилләре яшәвен исәпкә алсак, бу бик кыйммәт тора. Интернациональ менталитетта Рафаиль Аширов туган татар халкының гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә һәм диненә тирән хөрмәт белән карый. Ул аның тарихы, иң яхшы вәкилләре белән горурлана. Үзе, сүз уңаеннан, 1618 елда патша указы белән кенәз титулы бирелгән Мангушев морза нәселеннән.
Биографик мәгълуматка күз салыйк. Рафаиль Аширов 1946 елның 15 июнендә хәзерге Ромоданово районы Белозерье авылында туган, ул вакытта әнисе туган татар телен һәм татар әдәбиятын укыткан. Уллары туганнан соң, гаилә Дубенка районының Ломаты авылында төпләнә, әти-әнисе шунда туган. Ә 1949 елда алар Кострома өлкәсенең Галич шәһәренә күченергә карар кылалар. Анда инде дүрт уллары туа, алар мәктәпне тәмамлыйлар, аннары институтларга укырга керәләр. Зәки улы Рафаиль Ярославль медицина институтына укый, аннары хәрби врач булып Армия сафларында хезмәт итә. Шул вакытта ул Ломат авылының сөйкемле якташы Ная Зәки кызы Айзатулловага өйләнә. Ная Зәки кызы гаиләдә сөюче хатын, кадерле Ана (Ренатлары туа) була. Аннары Саранск шәһәренә күчеп китәләр. Ленинград химия-фармацевтика институтында провизор белгечлеген алган Ная Зәки кызы Аширова шәһәрнең беренче номерлы хастаханә аптекасын җитәкли. Ә Рафаиль Зәки улының, талантлы һәм эшкә сәләтле белгечнең карьерасы туган илендә баш әйләндергеч булды. Алты елга якын республика хастаханәсендә эшләде һәм 30 яшендә «Светотехника» (хәзерге «Лисма») җитештерү берләшмәсенең медицина-санитария бүлеген җитәкләде - Россиядә генә түгел, Европада да тармакның иң эре предприятиесе.
Биографиясенең тагы бер мизгелен искә аласы килә. Рафаиль Зәки улы Ашировның озын профессиональ чоры 2 нче бала тудыру йортын төзү һәм үстерү белән бәйле, ул бүген республикада гына түгел, илдә дә иң яхшыларның берсе булып тора. Аннары ул 4 нче номерлы Саранск клиник хастаханәсен җитәкли, анда энтузиазм белән сәламәтлек саклау системасын реформалаштыру буенча пилот проектларын тормышка ашыра. Нәкъ менә шул вакытта поликлиникаларны стационарлар белән берләштерә, компьютерлар урнаштыра, медицина учреждениеләрендә хуҗалык хисабын кертә башлаганнар. Җитәкче-новатор оператив рәвештә бөтен алдынгылыкны, прогрессивлыкны коралга алган. Шул ук вакытта ул социаль өлкәне актив үстерә, хезмәткәрләр өчен торак төзи, уңайлырак эш шартлары тудыра. Кыскасы, узган еллар дәверендә аның җитәкчелегендә 50дән артык медицина объекты төзелә, алар заманча җиһазландырыла. Һәм атаклы якташыбызның, пенсиягә чыгу сәбәпле, язмышында борылыш була: ул республиканың Дәүләт җыелышына эшкә күчә. Ә тагын ярты елдан соң Мордовия татарларының «Якташлар» төбәк милли-мәдәни автономия җитәкчесе һәм Аксакаллар советы рәисе итеп сайлана. Яңа вәкаләтләр - өстәмә бурычлар һәм йөкләмәләр; аларны да уңышлы тормышка ашыра. Бүген лаеклы ялда булуына карамастан, Рафаиль Зәки улы Аширов бөтен җаваплылыкны аңлый һәм респуб-лика җитәкчелегенең, якташларының ышанычын акларга тырыша. Аның тормышы һәм гамәлләре җәмәгатьчелек игътибары үзәгендә. Рафаиль Зәки улы Аширов менә шундый зур һәм саллы өлеш кертә Мордовия автономиясенең 95 еллыгына, Россия дәүләте язмышындагы Мордовия тарихына.
Наилә НАСЫРОВА
Нет комментариев