Һәр челтәр, һәр ярдәм - Җиңүгә таба тагын бер адым ул. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз, ярдәм кулы сузабыз.
Илебез өчен катлаулы чорда, Ватанның иң яхшы уллары яңадан үз Ватаннары чикләрен якларга мәҗбүр булганда, СВО катнашучыларына мөмкин кадәр ярдәм итүчеләр аз түгел. Һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә тырыша: кемдер СВО зонасына үз транспортын җибәрә, икенчеләре андагы якташлары өчен посылкалар җыя. Мордовия халкы да СВО катнашучыларына ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Битараф булмаган кешеләр Ватанны саклаучыларга кирәк булган бөтен нәрсәне китерә алсын өчен, гуманитар ярдәм кабул итү нокталары һәр районда эшли. Маскировка челтәрләрен үрүнең Бөтенроссия хәрәкәтенә бөтен Мордовия кушылды, хәтта мәктәп укучылары да ятьмә үрә. Мәсәлән, Ромоданово районы Белозерье мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Айса Раис улы Ахмяров җитәкчелегендә, даими нигездә, педагоглары һәм укучылары СВОда катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Шулай, 25 ноябрь көнне Белозерье урта мәктәбенә махсус хәрби операция ветераны Миразым Сяяф улы Исмаилов килгән. Алтынчы «б» сыйныф укучылары «Сыйныф очрашулары» проектында катнаштылар, аның кысаларында Миразым Сяяф улы СВОда хезмәт итүләре турында сөйләде һәм бу көнне маскировка челтәрен бергәләп үрделәр.
Дубенка районы Ломаты авылында гомер итүче Мәзидә Якуп кызы Муракаева, Тәнзилә Айса кызы Пикеева, Сафия Хәмзә кызы Филлипова, Тәкия Габделхак кызы Мусина, Фәүзия Бари кызы Мусина, Сафия Али кызы Сайфетдинова, Газимә Фәрит кызы Фәхретдинова, Фаилә Исмәгыйль кызы Абдюшева, Альфинур Исмаил кызы Алеева, Маидә Закарья кызы Хусаинова, Рәзимә Таиб кызы Рахметуллова, Альмира Бари кызы Раимова, Наҗия Идрис кызы Рахметуллова, Альфия Няим кызы Үзбякова, Альфия Фатих кызы Җалилова, Факия Фәрит кызы Манерова, Рамия Таһир кызы Муракаева, Рафик Ахать улы Муракаев СВО зонасында булган Россия солдатлары өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Ә Зегря Ряхимьян кызы Манакова өйдә челтәр өчен тасмалар (заготовка) ясап бирә.
Туган якны өйрәнү мүзеен оештыручы һәм шул ук вакытта җитәкчесе булган Мәзидә Якуп кызы Муракаева Ломат авылы сайтында болай язган: “...Бүген, 13 ноябрь көнне туган якны өйрәнү музеенда маскировка челтәре үрү эше дәвам итә. Авылдашлар чараның мөһимлеген аңлыйлар һәм бу чарада бик теләп катнашалар.
...Егерме бишенче ноя-брьдә Ломаты авылы музеенда янә кеше күп: маскировка челтәре үрү эше дәвам ителә. Ике метр биеклектәге һәм өч метр озынлыктагы бер ятьмәне бетердек, икенчесен башладык. Берәүләр тукыманы кисәләр, икенчеләре аны нигезгә үрәләр. Уртак эш авылдашларны берләштерә. Сугышчыларыбызга бергә-бергә йөрәк җылысын кушып ярдәм итәбез. Бу эшкә битараф булмаган авылдашларыма, бүгенге көндә маскировка челтәрләрен үрү кебек мөһим эшне башкарган өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу эштә актив катнашкан хатын-кызлар да минем белән килешер дип уйлыйм. Барыгызга да яхшылык һәм гаделлекнең җиңүенә какшамас ышанычыгыз өчен рәхмәт! Без сугышчыларыбыз-га ничектер бераз гы-на булса да ярдәм итүебезгә шатбыз. Ихластан сәламәтлек һәм һәрвакыт тыныч аяз күк йөзе булуын телим.”
Шулай итеп Дубенка районы Ломаты авылының туган якны өйрәнү музеенда авылның гаҗәеп хатын-кызлары тырышлыгы белән ике ятьмә үреп бетергәннәр. Шуның белән маскировка челтәрләрен үрү эшләре туктамый. Икене тукып бетергәч тә халык янә эшкә әзер. Яңа маскировка челтәрен үрү өчен материал әзерләгәннәр. Ә эш бит шулай башланып китә: Мәзидә Якуп кызы беренче тапкыр Дубенка пенсия үзәгендә ятьмә үргән һәм бу эшне туган авылы халкы белән башкарып карарга булган. Шулай эш башланып киткән дә. Алар ятьмә үрү белән генә чикләнмәгәннәр; махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм дә җыялар. Кем нәрсә тели – шуны алып килә: озак бозылмый торган ашамлыклар, киемнәр... Кайсыберләре оекбаш (носки), кайсыберләре юыну мунчаласы музейга килеп тә бәйли, өеннән әзерне дә алып килә. Ломаты авылының туган якны өйрәнү музеенда 26 ноябрь көнне Наҗия Идрис кызы Рахметуллова крючок белән мочалка бәйләү буенча мастер-класс үткәргән. Шулай Ломатлылар Җиңүне якынлаштыралар.
Наилә НАСЫРОВА
Нет комментариев