Предыдущая публикация
Юлдаш
16 дек
Вступить
Газчыларның һөнәри осталык конкурсы үткән
«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсында катнашучылар арасында «Газпром газ бүлү Саранск» җәмгыятчелегенең Темников шәһә-рендәге филиалы вәкилләре бар иде (ул өч районга хезмәт күрсәтә: Темниковский, Теньгушевский, Ельниковский). Конкурсантлар төрле катлаулыктагы биремнәрне үтәгәннәр, һөнәр осталыкларын күрсәткәннәр һәм өч номинациянең һәркайсында призлы урын да алганнар. - Безнең оешмада һөнәри осталык конкурсы ел саен үткәрелә, - ди «Газпром газ бүлү Саранск»ның Темников шәһәрендәге филиалы җитәкчесе Фарид Набиулла улы Урусов. - Эретеп ябыштыручылар арасында һәрвакыт иң яхшыларны гына билгели идек. Әмма быел иң яхшы слесарьларны да, иң яхшы машина йөртүчеләрне дә сайладык. Моны гадел карар дип саныйм, чөнки бу һөнәр вәкилләренең осталык дәрәҗәсенә таләпләр арта. Иң яхшыларны ачыклау тәҗрибәне хезмәттәшләр арасында тарату өчен кирәк. Конкурс ике этапта уздырылды һәм ике өлештән торды: теоретик -тестлаштыру Темниковта иде һәм практик - конкрет биремне үтәү Саранскта булды. Төп критерийлар - вакыт һәм сыйфат. «Йорт эчендәге газ җиһазлары хезмәтенең иң яхшы слесаре» номинациясендә республика буенча икенче призлы урын Ринат Урусовка бирелде. Хезмәттә белгеч 11 ел эшли. Газ җиһазларының төзексезлекләрен эзләү, аларны бетерү, шулай ук газ казаннарына һәм плиталарына техник хезмәт күрсәтү - аның турыдан-туры хезмәт бурычлары, шуңа күрә биремне ул оста башкарган. Хәер, икенче урын - беренче урын түгел һәм аңа омтылырлык нәрсәләр бар. - Конкурста беренче тапкыр катнаштым, - дип сөйли Ринат Наиль улы Урусов. - Әлбәттә, дулкынландым. Беренче чиратта җитәкчелекне һәм коллективны уңайсыз хәлгә куярга курыктым. Барысы да бик җитди иде: комиссия, бернинди «шпаргалкалар» юк, тирә-юньдә видеокүзәтү. Практик биремне тиз һәм сыйфатлы башкардым. Әмма киләсе елда беренче урынны алу өчен теорияне өйрәнергә кирәк. «Полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыру буенча иң яхшы бригада» номинациядә эретеп ябыштыручылар Руслан Хозин һәм Сергей Соколов катнашты. Алар команда. Теоретик сорауларга җавап биреп, алар зур диаметрлы (160 мм) полиэтилен торбаның контроль тоташуын эретеп ябыштырганнар. Алынган нәтиҗә бригаданы мактау пьедесталында өченче урынны билгели. - Ярыш шартлары таныш. Барысына да күнеккән, барысы да билгеле, җиһазларны үзебезнекен кулландык, - диләр конкурсантлар. Ләкин хезмәт көннәрендә без бу эшне ашыкмыйча эшлибез (тоташтыргычны эретеп ябыштыруга бер сәгать чамасы вакыт китә), ә анда барысын да мөмкин кадәр тизрәк эшләргә кирәк иде. Без яхшы тәҗрибә тупладык. Эшебезне яратабыз. Осталыкны камилләштерәчәкбез. «Иң яхшы машина йөртүче» номинациясендә өченче урынны Александр Михалин алган. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү имтиханын бик яхшы тапшырган һәм автомобиль йөртү буенча мастер-класс та күрсәткән. Мондый конкурсның төп максаты - һөнәри осталыкны күрсәтү. Темниковлылар үзләренең республикада иң яхшылардан булуын исбатлаганнар. Фотода: «Иң яхшы слесарь» - Ринат Урусов; «Иң яхшы машина йөртүче» - Александр Михалин; «Иң яхшы бригада» - Руслан Хозин белән Сергей Соколов. Наилә НАСЫРОВА
Нет комментариев
Новые комментарии
Для того чтобы оставить комментарий,
войдите
или
зарегистрируйтесь
Следующая публикация
Закрыть
Свернуть поиск
Сервисы VK
Mail
Почта
Облако
Календарь
Заметки
VK Звонки
VK Почта
ТВ программа
Погода
Гороскопы
Спорт
Ответы
Авто
Леди
ВКонтакте
Ещё
Войти
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Если ваш возраст менее 13 лет, настроить cookie-файлы должен ваш законный представитель.
Больше информации
Разрешить все
Настроить
Юлдаш
Лента
Темы
2 009
Фото
3 010
Видео
1
Участники
2 485
Фильтр
Все темы
Юлдаш
добавлена сегодня в 21:10
95 лет мордовской автономии: вместе идем вперед
Показать еще
Комментарии
0
0
Класс!
0
Юлдаш
добавлена сегодня в 14:26
Атюрьеводан гуманитар ярдәм
Комментарии
0
0
Класс!
0
Юлдаш
добавлена 23 декабря в 11:04
СВО солдатларын киләчәк Яңа ел белән котладылар
...
Комментарии
0
0
Класс!
1
Юлдаш
добавлена 23 декабря в 06:55
Башлангыч сыйныф укучылары атналыгы үткән
Комментарии
0
0
Класс!
1
Юлдаш
добавлена 22 декабря в 21:05
Кышкы каникуллар вакытында сакланырга кирәк
Комментарии
0
0
Класс!
2
Юлдаш
добавлена 22 декабря в 18:06
Татары Владикавказа: история семьи Якубовых
Показать еще
Комментарии
0
0
Класс!
5
Юлдаш
добавлена 22 декабря в 14:10
Рафаиль Аширов: «Мордовия тарихы Россия дәүләте язмышы белән тыгыз бәйләнгән»
Комментарии
0
0
Класс!
17
Юлдаш
добавлена 18 декабря в 11:01
Халил Альмяшев оборонял Великий Новгород
Показать еще
Комментарии
0
0
Класс!
5
Юлдаш
добавлена 18 декабря в 06:55
Зыя Максутов оста гармунчы да, җырчы да
Показать еще
Комментарии
0
0
Класс!
13
Юлдаш
добавлена 17 декабря в 21:00
Спортивный костюм с национальным колоритом от Сумайи Кильдеевой
Показать еще
Комментарии
0
0
Класс!
19
Юлдаш
добавлена 17 декабря в 20:06
Мне близки татарские традиции
Комментарии
1
0
Класс!
4
Юлдаш
добавлена 17 декабря в 16:03
Яше-карты СВО сугышчыларына актив ярдәм итәләр
Показать еще
Комментарии
0
0
Класс!
2
Юлдаш
добавлена 17 декабря в 11:05
Праздник для любителей татарской культуры
Комментарии
0
0
Класс!
0
Юлдаш
добавлена 17 декабря в 07:02
Мордовиядә истәлекле даталарны билгеләп үттеләр
Показать еще
Комментарии
0
0
Класс!
2
Юлдаш
добавлена 16 декабря в 21:14
Благотворительная ярмарка для СВОих бойцов
Комментарии
0
0
Класс!
1
Юлдаш
добавлена 16 декабря в 20:02
Газчыларның һөнәри осталык конкурсы үткән
Комментарии
0
0
Класс!
0
Юлдаш
добавлена 16 декабря в 17:44
Фатима Мусалеева - «Татар кызы Мордовия - 2024»
Показать еще
Комментарии
0
0
Класс!
5
Юлдаш
добавлена 16 декабря в 17:38
Ринат Кугушевка рәхмәт!
Комментарии
0
0
Класс!
14
Юлдаш
добавлена 22 ноября в 07:08
«Теге дөньядан мәрхүм әнием шалтыратты.
...
Комментарии
0
0
Класс!
0
Юлдаш
добавлена 21 ноября в 21:02
Кочетовка авылы мәчетенә сәяхәт
52 класса
Комментарии
0
0
Класс!
52
загрузка
Показать ещё
Поиск по темам в группе
Напишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
Всё
2 009
Обсуждаемые
Вступить в группу
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Войти
Зарегистрироваться
Нет комментариев