Зубово-Поляна районындагы Горенка төп мәктәбе укучылары Кочетовка авылындагы мәчеттә экскурсиядә булдылар.
Мәктәп зур булмаса да, укучылары бу мәктәпне данлый. Бу буш сүзләр генә түгел. Экскурсиядә катнашкан Горенка мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мамина Самира күптөрле конкурсларда, чараларда катнашып мактау яулаган; күпбалалы Шлаевлар гаиләсендә тәрбияләнә торган 7 сыйныф укучысы Артур бар эшләрдә актив һәм уңышлы, 4 сыйныф укучысы Шлаева Алиса да үзенең уңганлыгы белән билгеле. Артур белән Алиса, милли кимемнәр киенеп, татар җырларын да җырларга яраталар. Кечкенә генә булса да төш кенә диләр мәктәпкәчә сеңелкәшләре Аделина турында: аңа бар нәрсә дә кызык. Алда санап киткән балалар барысы да зур теләк белән мәчеткә сәфәр кылалар. Алдан ук кайда баруларын белеп, бик тә әзерләнәләр, фото да шул турыда сөйли. Экскурсиянең максаты: мәдәният аша балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү. Үз төбәгебезнең тарихын, ата-бабаларыбызның көнкүрешен һәм нигезләрен белеп кенә үз Ватаныбызга мәхәббәт турында сөйләргә мөмкин. Бу эшкә күп көч кертә Зубово-Поляна районы Горенка мәктәбе директоры Светлана Филипповна Ромайкина, урынбасары - Анна Ивановна Кемайкина, укытучылары - Галина Ринат кызы Утимишева, Людмила Петровна Ромайкина, Алексей Михайлович Кемайкин, Нина Николаевна Телякова, Людмила Фёдоровна Комендантова һәм башкалар.
Максатны тормышка ашырып, Горенка авылы имамы Вахит Хәйдәр улы Немишев балалар белән кызыклы әңгәмә үткәргән. Баланың күпмилләтле җәмгыятьтә уңышлы үсүе өчен яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белү кирәк; бу эштә безгә төрле милләт кешеләренең рухи-әхлакый кыйммәтләре турындагы белемнәр ярдәм итә. Мәчеткә экскурсия вакытында элеге мәсьәләләрне яктыртып, мисаллар ярдәмендә имам Вахит Хәйдәр улы балаларга җиткергән.
Мәчеткә якынлашу белән башта бинасы халыкны каршы ала, аннары бинаның эчендәге матурлык. Экскурсия вакытында укучылар мәчет эче бизәлеше сәнгать өлеше булган халык мәдәнияте белән танышалар. Биредәге һәрбер әйбернең үз урыны һәм үз мәгънәсе булуына инаналар. Тагы имам белән әңгәмәдән балалар Россия тарихының бер өлеше булган мәчетнең төзелү тарихы турында да сөйли. Әби-бабайларыбыздан калган мирас ул. Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Матди байлык ул бетә торган вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте - мәңгелек.
Укучылар бик күп сораулар бирделәр, аларга барысы да кызык булды. Хәтта ни өчен мәчеткә кергәндә аяк киемен салырга кирәклеге соравына җавап алалар һәм мөселман изге урыннарына бару кагыйдәләре белән дә танышалар.
Экскурсия танып белү ягыннан кызыклы һәм бай эчтәлекле була.
Наилә НАСЫРОВА
Нет комментариев