Энҗе ак карлары белән килгән февральнең бер көнендә районыбызда талантлы шагыйрь, Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты Ринат Хәйринең тууына 75 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар үтте. Әйтергә кирәк, бу датага әзерлек алдан ук башланып, республика һәм район матбугаты битләрендә әллә күпме күләмле материалларның дөнья күрүе игътибарга лаек булды. Әлеге чараның мөһимлеген анда БР Язучылар берлеге исеменнән күп кенә мәртәбәле кунакларның катнашуы да ачык күрсәтте. Хәтер кичәсенең беренче өлеше район мәдәният сараенда башланып, арытаба шагыйрьнең туган авылы Үрмәттә дәвам иттерелде. Чара район мәдәният сарае хезмәткәре Ирина Хафизова башкаруындагы Р.Хәйри сүзләренә язылган “Мин ышанам әле таңнарга” җыры белән башланып китте. Һәм чыннан да аның “Йөрәк җырларымны дога итеп, таң нурына төреп таратам...” дигән шигъри юллары халкын, туган җирен яраткан, хөрмәт иткән каләм остасы икәнен чагылдырып, һәр әсәренә йөрәк җылысын кушып иҗат итүен гәүдәләндерә шикелле.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев