Предыдущая публикация
Гаилә – җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы, дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр, һәм бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел.
Гаилә һәм җәмгыять бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә тормышы никадәр имин, тотрыклы рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә шул кадәр ныграк була. Шунысы сөенечле, авылыбызда үз көче белән тырышып дөнья көткән, акыллы балалар тәрбияләгән гаиләләр бихисап. Авыл тормышын үз иткән һәм туган төбәгендә төпләнеп калган яшь гаиләләр аеруча соклану уята, чөнки авылыбызның киләчәге аларга бәйле. Бу язмам шундый гаиләләрнең берсе – Рсай авылында яшәүче РӘХИМҖАНОВлар турында.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев