✅Конкурста безнең районнан «Жасмин» үрнәкле эстрада бию ансамбле – «Грация» урта төркеме тәрбияләнүчеләре катнашты. 127 номер арасында ансамбль «В горнице» һәм «Кубәләгем» биюләре белән чагу чыгыш ясап, I һәм II дәрәҗә лауреат исеменә ия булдылар.
Алар онытылмаслык тәҗрибә һәм тәэсирләр алып, Борай районы данын һәм коллектив намусын якладылар, тагын бер тапкыр «Жасмин»ның чынлыкта да үрнәкле исеменә лаек булуын исбатладылар.
Җиңүчеләр медальләр, кубоклар, ә Ирина Баһаветдинова балаларны һөнәри әзерләгәне, үсеп килүче буынны тәрбия-ләгәне өчен истәлекле бүләккә һәм Рәхмәт хатына лаек булды.
✅– Безнең конкурска баруыбыз өчен укучыларыма, озата барган аларның әти-әниләренә, шулай ук район хакимияте башлыгына рәхмәт белдерәсем килә. Мондый чарада катнашу безнең ансамбльгә, биючеләргә алга таба да югары казанышларга ирешергә этәргеч бирә, – ди Ирина Фәнзәви кызы.
🕺💃Ансамбль җитәкче Ирина Баһаветдинованы һәм бөтен ансамбльне югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев