Плитканы ничек ялтыратырга? Әлеге эремә кафель плиткасы өчен яхшы, бернинди таплар калдырмый. 1 стакан җылы суга 1 кечкенә кап (15 г) лимон кислотасы кушарга. Әлеге эремәгә манылган салфетка белән плитканы юарга һәм чиста су белән чайкарга кирәк. Бик нык пычранган плитканы аш серкәсе белән чистарта аласыз. Пульверизатордан 9 %лы аш серкәсе сиптереп, 10 минут тотарга һәм йомшак чүпрәк белән сөртергә. Аш серкәсе тапларны гына чистартып калмый, күгәрек гөмбәчекләренә каршы да нәтиҗәле чара.
    0 комментариев
    34 класса
    Тозлаган укроп
    0 комментариев
    11 классов
    Нинди сабын алырга? Дерматологлар көн саен куллану өчен антибактериаль сабын алырга киңәш итми. Ул тиренең саклагыч элпәсен боза. Антибактериаль сыек сабын составында триклозан, катысында триклокарбан матдәсе бар, ул зарарлы бактерияләр генә түгел, файдалыларын да юк итә. Тәэсире юганнан соң да күпмедер вакытка җитә. Нәтиҗәдә тире корылана, аллергия куркынычы арта. Авыру кеше яки хайваннар белән контакттан соң, яисә инфекция йоктыру куркынычы булганда гына мондый сабын белән юынырга кирәк. Көндәлек кулланырга гадәти каты сабын алыгыз. Май микъдары проценты югары булганы тире өчен йомшаграк. Составында какао һәм кокос мае булганы тирене йомшарта.
    2 комментария
    10 классов
    Теш пастасы чистарта Краннарны теш пастасы яхшы ялтырата, ул тутыкмас корыч өслекне чистартырга әйбәт. Теш пастасын үтүкне чистарту өчен дә куллана аласыз.
    0 комментариев
    29 классов
    Базны ничек әзерләргә? Яшелчә салганчы базны чистартырга, йогышсызландырырга кирәк. Стеналарын һәм киштәләрне бакыр купоросы кушылган яңа сүндерелгән известь эремәсе белән агартырга (10 л суга 2 кг известь, 200 г бакыр купоросы салырга). Ике кат агартсагыз, тагын да яхшырак. Яшелчә әрҗәләрен 10 %лы бакыр яки тимер купоросы белән йогышсызландырырга була. Кояшта киптерергә. Баз, подвал идәне җир икән, коры известь, һичьюгы көл сибегез. Бу эшләрдән соң базны ачып җилләтергә кирәк. Күкерт шашкасы яндыру күгәрек гөмбәчеге һәм бөҗәкләрдән котылырга булыша. Бу вакытта базда металл әйберләр калмаска тиеш, ул аларны күгәртә.
    5 комментариев
    98 классов
    Яшелчәләр киптерәбез Кышка яшелчәләрне киптереп куярга да була. Киптерелгән яшелчәләр барлык файдалы үзлекләрен саклый, урынны күп алмый. Кишерне чистартып, түгәрәкләп яки саламлап турарга. Тәмен һәм төсен сакласын өчен, 15 минутка кайнар суга салып йомшартырга һәм шундук салкын суда суытырга кирәк. Суын саркытып корыткач, 60 °Ста киптерә башларга була. 9,5 кг кишердән 1 кг киптерелгәне чыга. Баллы борычны орлыкларыннан чистартырга, 5-6 см калынлыкта түгәрәкләп турарга. 2-3 минутка кайнар суга салып алырга һәм салкын суда суытырга. 10-12 кг баллы борычтан 1 кг киптерелгәне чыга. Баклажанны юарга, теләк буенча кабыгын чистартырга да ярый. Турарга һәм әчесе чыксын өчен 15 минут тоз сибеп тотарга, аннан агымсуда чайкарга. 6-7 минут кайнар суда пешекләргә, салкын суда суытырга кирәк. 60 °С температурада 8-10 сәгать кибә. Ташкабак, кабакны 4-5 мм калынлыкта турарга, үзәген, орлыкларын алырга, кабыгын чистартырга. Төсен сакласын өчен, 1-2 минутка тоз өстәлгән кайнар суга салып алырга һәм шундук салкын суга салып суытырга. 60 °Ста 7-8 сәгать кибә. Чөгендерне кабыгын чистартмыйча, 20-30 минут кайнар суда тотарга, салкын суга салып суытырга кирәк. Кабыгын әрчеп, саламлап турарга һәм 60 °С температурада киптерергә. Гөмбәнең барысы да киптерү өчен яраклы, шулай да иң яхшысы — ак гөмбә. Ул тәмен, төсен дә башка гөмбәләрдән күбрәк саклый. Гөмбәне чүп-чардан чистартып юарга. Эшләпәсен кисәкләргә, аякларын түгәрәкләп турарга. Баллы гөмбә (опенок) кебек вак гөмбәне шул килеш тә киптерергә ярый. Гөмбәне 4-5 сәгать 40-50 °Ста тотарга. Аннан 5-6 сәгатькә температураны тагын да төшерергә кирәк.
    0 комментариев
    32 класса
    Ташкабакны туңдыралармы? Кышка күп хуҗабикә ташкабакны кабыгы катыланганчы үстереп, кабак кебек саклый. Әмма картайган ташкабакның тәме яшеннән күпкә аерыла. Яшь ташкабакны туңдырып куя аласыз, аның витаминнары, файдалы үзлекләре сакланачак. Ташкабакны турап, тозлы кайнар суда 2-3 минут пешекләп алырга кирәк. 1 л суга 1-2 чәй кашыгы тоз кушарга. Шундук дуршлагка бушатырга һәм өстенә салкын су агызырга. Салфеткага таратып, бераз киптерергә һәм пакетларга тутырып, туңдыргычка куярга кирәк. Туңдыру өчен зип-пакет (замоклы пакет) уңайлы.
    4 комментария
    71 класс
    Банка стерильләштеребез Банкаларны микродулкынлы мичтә стерильләштерергә була. Моның өчен банка төбенә 1-2 см биеклектә су агызып, 2-3 минут җылытырга кирәк.
    1 комментарий
    43 класса
    Крыжовниктан мохито Стерильләштерелгән 3 литрлы банкага 0,5 литрлы банка крыжовник, 1,5 стакан (200 граммлы) шикәр комы, ярты лимон яки әфлисун, 3 мелисса яисә бөтнек ботагы кирәк. Банкага крыжовник, бөтнек яки мелисса, лимон яисә әфлисунны түгәрәкләп турап салырга. Шикәр комы өстәргә һәм кайнар су агызырга. Калай капкач белән ябып, шикәре эреп беткәнче банканы тәгәрәтергә. Банкаларны әйләндерергә һәм калын итеп төреп суытырга. Яшел крыжовникка — лимон, кызыл, карасына әфлисун яхшырак туры килә.
    1 комментарий
    300 классов
    Кеданы агартабыз Ак кеда бик тиз соры төскә керә. Аны агартып карарга була. Табанындагы пычракны юарга. Сабынлы су ясарга, азрак чәй содасы өстәргә. Резинкалы урыннарын һәм табанын шушы эремә белән ышкып чистартырга була. Суга ак керләр өчен чыгарылган кер порошогы кушарга. 2:1 исәбеннән аш серкәсе өстәргә һәм кеданы шушы эремәгә салып, 30 минут тотарга кирәк. Щетка белән ышкып юарга һәм саргылт таплар калмасын өчен яхшылап чайкарга.
    0 комментариев
    58 классов

Плитканы ничек ялтыратырга?

Әлеге эремә кафель плиткасы өчен яхшы, бернинди таплар калдырмый.
1 стакан җылы суга 1 кечкенә кап (15 г) лимон кислотасы кушарга. Әлеге эремәгә манылган салфетка белән плитканы юарга һәм чиста су белән чайкарга кирәк.
Бик нык пычранган плитканы аш серкәсе белән чистарта аласыз. Пульверизатордан 9 %лы аш серкәсе сиптереп, 10 минут тотарга һәм йомшак чүпрәк белән сөртергә. Аш серкәсе тапларны гына чистартып калмый, күгәрек гөмбәчекләренә каршы да нәтиҗәле чара.
Плитканы ничек ялтыратырга? - 960044639418
  • Класс
  • Класс

Нинди сабын алырга?

Дерматологлар көн саен куллану өчен антибактериаль сабын алырга киңәш итми. Ул тиренең саклагыч элпәсен боза.
Антибактериаль сыек сабын составында триклозан, катысында триклокарбан матдәсе бар, ул зарарлы бактерияләр генә түгел, файдалыларын да юк итә. Тәэсире юганнан соң да күпмедер вакытка җитә. Нәтиҗәдә тире корылана, аллергия куркынычы арта.
Авыру кеше яки хайваннар белән контакттан соң, яисә инфекция йоктыру куркынычы булганда гына мондый сабын белән юынырга кирәк. Көндәлек кулланырга гадәти каты сабын алыгыз. Май микъдары проценты югары булганы тире өчен йомшаграк. Составында какао һәм кокос мае булганы тирене йомшарта.
Нинди сабын алырга? - 959531438010
  • Класс

Теш пастасы чистарта

Краннарны теш пастасы яхшы ялтырата, ул тутыкмас корыч өслекне чистартырга әйбәт. Теш пастасын үтүкне чистарту өчен дә куллана аласыз.
    Теш пастасы чистарта - 959293510074
    Теш пастасы чистарта - 959293528250
  • Класс

Базны ничек әзерләргә?

Яшелчә салганчы базны чистартырга, йогышсызландырырга кирәк. Стеналарын һәм киштәләрне бакыр купоросы кушылган яңа сүндерелгән известь эремәсе белән агартырга (10 л суга 2 кг известь, 200 г бакыр купоросы салырга). Ике кат агартсагыз, тагын да яхшырак.
Яшелчә әрҗәләрен 10 %лы бакыр яки тимер купоросы белән йогышсызландырырга була. Кояшта киптерергә.
Баз, подвал идәне җир икән, коры известь, һичьюгы көл сибегез. Бу эшләрдән соң базны ачып җилләтергә кирәк.
Күкерт шашкасы яндыру күгәрек гөмбәчеге һәм бөҗәкләрдән котылырга булыша. Бу вакытта базда металл әйберләр калмаска тиеш, ул аларны күгәртә.
Базны ничек әзерләргә? - 959168462266
  • Класс

Яшелчәләр киптерәбез

Кышка яшелчәләрне киптереп куярга да була. Киптерелгән яшелчәләр барлык файдалы үзлекләрен саклый, урынны күп алмый.
Кишерне чистартып, түгәрәкләп яки саламлап турарга. Тәмен һәм төсен сакласын өчен, 15 минутка кайнар суга салып йомшартырга һәм шундук салкын суда суытырга кирәк. Суын саркытып корыткач, 60 °Ста киптерә башларга була. 9,5 кг кишердән 1 кг киптерелгәне чыга.
Баллы борычны орлыкларыннан чистартырга, 5-6 см калынлыкта түгәрәкләп турарга. 2-3 минутка кайнар суга салып алырга һәм салкын суда суытырга. 10-12 кг баллы борычтан 1 кг киптерелгәне чыга.
Баклажанны юарга, теләк буенча кабыгын чистартырга да ярый. Турарга һәм әчесе чыксын өчен 15 минут тоз сибеп то
Яшелчәләр киптерәбез - 958990029754
  • Класс

Ташкабакны туңдыралармы?

Кышка күп хуҗабикә ташкабакны кабыгы катыланганчы үстереп, кабак кебек саклый. Әмма картайган ташкабакның тәме яшеннән күпкә аерыла. Яшь ташкабакны туңдырып куя аласыз, аның витаминнары, файдалы үзлекләре сакланачак.
Ташкабакны турап, тозлы кайнар суда 2-3 минут пешекләп алырга кирәк. 1 л суга 1-2 чәй кашыгы тоз кушарга. Шундук дуршлагка бушатырга һәм өстенә салкын су агызырга. Салфеткага таратып, бераз киптерергә һәм пакетларга тутырып, туңдыргычка куярга кирәк. Туңдыру өчен зип-пакет (замоклы пакет) уңайлы.
Ташкабакны туңдыралармы? - 958901866938
  • Класс

Банка стерильләштеребез

Банкаларны микродулкынлы мичтә стерильләштерергә була. Моның өчен банка төбенә 1-2 см биеклектә су агызып, 2-3 минут җылытырга кирәк.
    Банка стерильләштеребез - 958659664826
    Банка стерильләштеребез - 958659667898
  • Класс

Крыжовниктан мохито

Стерильләштерелгән 3 литрлы банкага 0,5 литрлы банка крыжовник, 1,5 стакан (200 граммлы) шикәр комы, ярты лимон яки әфлисун, 3 мелисса яисә бөтнек ботагы кирәк. Банкага крыжовник, бөтнек яки мелисса, лимон яисә әфлисунны түгәрәкләп турап салырга. Шикәр комы өстәргә һәм кайнар су агызырга. Калай капкач белән ябып, шикәре эреп беткәнче банканы тәгәрәтергә.
Банкаларны әйләндерергә һәм калын итеп төреп суытырга.
Яшел крыжовникка — лимон, кызыл, карасына әфлисун яхшырак туры килә.
Крыжовниктан мохито - 958659443130
  • Класс
Показать ещё