Предыдущая публикация
Көзнең соңгы яме – миләштә.
Тәүге кардан шәл кабартып, җилләр
Миләш иңнәренә өләшә.
Карлы бәстән көмеш тәңкә сибеп,
Җилләр үбеп китә тәлкәшен.
Көз ярата азаккы җимешен –
Соң өлгергән баллы миләшен.
Алкасыннан тартып-тартып китә –
Көзге җил малае шаяра.
Гаҗәпләнә, ахры, ак чәчәктән
Җимеш өлгерде, дип, кай ара?
Ап-ал алкаларын таккан миләш.
Көязләнә кышка кергәндә.
Көяз, матур чагым искә төшә,
Алкаларын миләш элгәндә...
Физәлия Дәүләтгәрәева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1