Бу вакытта, гадәттә, казлар инде суелган, катырылган була. Шуңа күрә аны алдан -3-6 градуста җебетергә куярга кирәк. Әзер казның эчен-тышын тоз-борыч белән яхшылап ышкыйсың, юылган алма һәм кара җимешне болгатып, каз эченә тутырасың. Эчлеккә бүрттерелгән дөге яисә карабодай салырга да була. Тутырганнан соң, казның эчен җеп белән тегеп куярга да онытмагыз. Духовка калаена аз гына су салып, казны шуңа урнаштырабыз. 200-250 градуста 1,5 сәгать дәвамында, үзеннән бүленеп чыккан сокны ярты сәгать саен өстенә коя-коя, пешерәбез. Шулай эшләгәндә, казның өсте кызарып, кетердәп торачак һәм тәмле булачак. Духовка чиста калсын диюче хуҗабикәләр казны җиңсәгә (рукавка) да салып пешерә алалар. Бер сәгатьтән соң температураны 150 градуска төшерергә онытмагыз. Казның әзерлеген, аның иң калын өлешенә пычак очы белән төртеп карап беләбез. Бу вакытта төссез сок бүленеп чыкса, каз әзер.
Казны табынга бизәп бирсәң, ул бәйрәмчә була. Бизәү өчен болгар борычы, редис, лимон, зәйтүн, гади суган һәм порей суганы кулланырга була. Алардан махсус кискечләр ярдәмендә төрле бизәкләр ясала һәм каз өстенә урнаштырыла. Бик матур һәм тәмле килеп чыга.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев