Предыдущая публикация
” – диеп,
Яшәп үткәрәбез көннәрне.
“Аллаһ нинди бәя бирер?” – дию,
Дулкынландыра соң кемнәрне!?
Кешеләргә йөз яхшылык эшләп,
Эшләмәсәң йөз дә бересен;
Өстерәләр аннан синең өскә,
Телләренең явыз бүресен.
Ә Аллаһ Ул гафу итә белә,
Кичерү бит – Аның төп сыйфат.
Тик кайчакта, сынауларны биреп,
Ала безне яратып сыйпап.
Тумыштан ук канга сеңгән безнең –
“Нәрсә әйтер микән кешеләр?”
Ул кешеләр, ялгышлары белән,
Нәкъ шул безнең кебек ишеләр.
“Аллаһ ничек карар моңа?” – дию,
Кайчан булыр гомер кыйблабыз?
... Яшәү агачыннан барыбыз да,
Көннән бер көн, барыбер коелабыз.
Мәүлит Шакиров
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1