- Гадәттә, дингә кеше ниндидер тормыш авырлыкларыннан соң килә.
- Әйе, әмма башыңа авырлыклар төшкәнче намазга бассаң, яхшырак була.
Тамашачылар беләдер, минем беренче гаиләм бар иде. Миләүшә белән ике кызга гомер бирдек. Энҗебез бүген үзе гаилә корды, баласын үстерә, тик менә Айгөлебезнең гомере бик кыска булды. Балакаем 6 яшендә яман шеш белән авырды. Мәктәпкә 1нче сентярьгә генә бара алды, аннан соң йөрмәде. Чит ил табибларына да ярдәм сорап бардык, әмма афәт белән берничек тә көрәшеп булмады. Ел ярым интеккәннән соң, вафат булды.
Кайгы кичергәннән соң, алга таба яшәү өчен ике генә юл бар: беренчесе – төшенкелеккә бирелеп, эчүгә сабышу, икенчесе – үзеңдә көч табып, алга таба да яшәүне дәвам итү. Мин икенчесен сайладым.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4