Предыдущая публикация
Көзге яфрак бураны.
Көзге яфрак буранында
Урамнарны урадым.
Урамнарны мең урадым,
Җилләр белән көрәшеп,
Баш очында бөтерелгән
Яфракларга эндәшеп:
«Искән җилләр канатында
Яфрак булып очтыңмы?
Җиңел яфрак, мине ташлап,
Башкаларны кочтыңмы?»
Дөнья йөзен каплап алган
Көзге яфрак бураны.
Көзге яфрак буранында
Җилләр сине урлады.
Яфрак урлап җилләр исә,
Искән җилләр исәрләр…
Искән җилләр кочагында
Без адаштык, исәрләр.
Әнгам Атнабаев
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев