ДОГА КЫЛУ ҮРНӘГЕ
Хәзерге тормышка хас булган актуаль мәсьәләләрнең берсе – гаилә кормаган буйдак кешеләрнең күп булуы.
Яшьләрдән бигрәк, бу хакта аларның әти-әниләре борчыла: “Кызым (улым) инде фәлән яшькә җитте, әмма үз насыйбын әле һаман очрата алмый”, – дип өзгәләнә алар.
Әти-әниләрнең, буй җиткереп, балигълыкка ирешкән балаларының күңеленә хуш килгән тормыш иптәшен очратып, матур гаилә коруын, аларның ышанычлы тәрбиядә булуларын, оныклар сөеп, балаларның бәхетенә куанып яшәүләрен теләве – табигый нәрсә.
Әмма, кем әйтмешли, тормыш булгач, төрле хәлләр була.
❓Үз парын таба алмаган яшьләргә, аларның әти-әниләренә нинди киңәш бирергә мөмкин?
‼ Динебез өйрәткәнчә, Адәм балаларын нәрсә генә борчыса да, нинди генә мәсьәлә уйга салса да, иң элек Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп дога кылырга кирәк.
Бу язмада “Улым әле һаман өйләнмәгән” яки “Кызым тормышка чыкмыйча ялгыз калыр микән?” - дип хафаланган ата-аналар өчен дога кылу үрнәге бирелә.
Моның шундый хикмәте дә бар: мөбарәк хәдисләрнең берсендә:
✍ “Ата-ананың баласы өчен кылган догасы кабул булмыйча калмас” - дип әйтелә.
‼ Әмма шунысын да онытмаска кирәк: дога белән мөрәҗәгать иткәнче, ата-аналарга белеп һәм белми кылган гөнаһлары, бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләре өчен Аллаһтан гафу үтенергә, ягъни ТӘҮБӘ-ИСТИГЪФАР кылырга кирәк.
‼ Тагын бер мөһим нәрсә: баланың да гаилә корырга теләве һәм мөмкинлеге булуы (никахлашырга комачау итүче сәбәпләр дә булырга мөмкин бит, мәсәлән, сәламәтлек белән бәйле булганнары); шулай ук яшьләрнең дә гаилә кору теләген тормышка ашыру өчен сәбәп кылуы мөһим.
Дус-ишләргә, таныштыру хезмәтләренә мөрәҗәгать итүдән тыш, яшьләр дә, әлбәттә, шәхси гозерләрен иң элек Аллаһка белдерергә тиеш.
Биредә ата-аналар өчен дип китерелгән доганы бераз үзгәртеп, яшьләр үзләре дә гаилә кору үтенече белән Аллаһка мөрәҗәгать итә ала.
Тагын бер киңәш – әгәр дә туганнарыгыз, таныш-белешләрегез арасында олы Хаҗга китүчеләр бар икән, аларга да хәлне аңлатып, Гарафәдә сезнең өчен дога кылуларын сорагыз, чөнки Пәйгамбәребез ﷺ белдергәнчә,
✍ “Гарафәдә кылынган дога – кабул була”.
ЯШЕ ҖИТКӘН БАЛАНЫҢ НИКАХЛАНУЫН, ГАИЛӘ КОРУЫН СОРАП,
АТА-АНАЛАР ӨЧЕН ДОГА КЫЛУ ҮРНӘГЕ
🤲 Әлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсъхәәбиһи әҗемәгыйн...
🤲 Йә Раббым! Йә Шәфкатьле, Рәхимле, Мәрхәмәтле Аллаһ!
Ихлас дога кылып, Синнән генә ихлас күңелеменән сорыйм!
🤲 Үзеңнең олуг фазыл вә Рәхмәтең белән минем бәндәчелек белән кылган гөнаһларымны, яшьлек, юләрлек, җәһиллек белән эшләгән хаталпрымны, ялгышларымны гафу ит!
🤲 Йә Раббым! Үземне, әти-әниемне, әби-бабаларыбызны – бөтен нәселебезне кичереп, гөнаһларыбызны ярлыка...
🤲 Йә Аллаһ, йә Кәрим!
Син олуг һәм бик юмарт, шуңа күрә Синнән генә сорыйм һәм гозеремне әйтеп, ялварам...
🤲 Йә Раббым... Минем яше җитеп тә әле өйләнмәгән улым фәлән улы фәләнгә (кияүгә чыкмаган кызым фәлән кызы фәләнгә) хәерле, бәракәтле гаилә тормышы насыйп ит!
Аңа хәерле хәләл җефете булырлык иманлы, тәүфыйклы, күркәм холыклы, сәламәт бер бәндәңне юлына чыгарып, кавышуларын насыйп итсәң иде!
Ул егет (кыз) тәртипле гаиләдән булып, үзе дә әхлаклы, белемле, инсаф, күзне һәм күңелне сөендерерлек әдәп һәм кыяфәткә ия булсын иде, йә Раббым!
🤲 Йә бер Аллаһ! Аларны Адәм гәләйһиссәләм белән Һаваны, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ белән Хәдичәне, Йосыф гәләйһиссәләм белән Зөләйханы кавыштырган кебек мәхәббәт белән татулыкта берләштерсәң иде!
Гаилә тормышларын бәхетле, бәракәтле итеп, һәр яктан сәламәт балалар үстерергә насыйп кылсаң иде аларга, йә Раббым!
Үзебезнең дә, балаларыбыз белән оныкларыбызның да тәүфыйк-һидәят юлында булуларын насыйп әйләп, чын мөэмин-мөселман булып яшәүләрен насыйп ит, йә мәрхәмәтле Раббым!
🤲 Йә Раббым! Син Кадир, Син Юмарт, Син Шәфкатьле һәм Рәхимле!
Синнән башка бернинди көч һәм бернинди дә куәт юк. Синнән генә сорыйбыз, Сиңа гына тәвәккәллибез, фәкать Синнән генә ярдәм өмет итәбез...
🤲 Раббәнәә әәтинәә фиддүн-йәә хәсәнәтәү вә фиил әәхыйрати хәсәнәтәү вә кыйнәә газәәбәннәр. Бирахмәтикә йәә әрхәмәрраахимиин... Әәмиин...
🕳🕳🕳🕳🕳
Ришат хәзрәт Курамшин хәзерләде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1